Реклама
Гыйнвар һәм февраль айларында да җылы булачак, ә чын кыш быел булмаячак.
Аның сүзләренчә, гыйнвар һәм февраль айларында да җылы булачак, ә чын кыш быел булмаячак.
Шулай итеп, гыйнварда температура нормадан дүрт-алты градуска, ә февральдә өч — дүрт градуска артып китә. Көндез ул бик сирәк очракта гына минус биш градустан түбәнрәк булачак. Моннан тыш, кар аз була.
«Шулай да, февраль ае карлырак булачак», — ди синоптик.
Тишковец фикеренчә, март аенда температура нормадан өч-дүрт градуска, апрель аенда — бер-ике, майда бер градуска югарырак булачак.
«Ягъни аномалия салмак кына кимиячәк», — дип белдерде ул.
Синоптиклар фаразлаганча, климатик яз март азагында башланачак.
Чынанак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-01-2020/sinoptiklar-byelgy-yaz-yly-bulyr-dip-farazlyy-5716148
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз