erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яз, яз, яз... килергә ашыкмый

Яз быел берничә атнага соңарып киләчәк. Федераль синоптиклар шулай дип фараз кыла

Бу аномаль салкыннар белән бәйле, ди алар. Мартта Россиянең Европа өлешендә явым-төшемнәр күп булмаска охшаган.
Тик быел яуган кар да аз түгел. Аллага шөкер, ничә ел юньләп кар күргән юк иде. Быел бураннары да җитәрлек булды. Җир дә дымга туеныр дигән өмет бар. Әмма чәчү эшләре соңга калмагае. Чөнки шәһәрләрдә дә кар апрельдә генә эреп бетәчәк, дип фараз кыла синоптиклар. Ә урманнарда әле май айларында гына кар бетәчәк икән.

Безнең киңлекләрдә климатик яз, гадәттә, 27 марттан соң килә. Әмма быел ул вакытта уртача һава темпуратурасы 1-4 градуска түбәнрәк булырга охшап тора. Карның акрын эрүе дә шуңа бәйле.
“Фобос” һава торышы үзәге белгече Михаил Леус билгеләп үткәнчә, яз айларында явым-төшем нормада булачак. Март аенда уртача һава температурасы -2,2 градус, апрельдә +5,8 градус, майда +13,1 градус булуы фаразлана. Май аенда температура нормадан артыграк та булырга мөмкин, дип фаразларын җиткергән Михаил Леус.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaz-yaz-yaz-kilerg-ashykmyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X