erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язгы каникуллар җитә

Гражданнар, тиздән мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана!

 

Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан,  балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен тикшереп торыгыз. Үзегезнең  йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Үзегезнең үк тынычлыгыгыз өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын  белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәту хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.

Балаларга ут белән уенның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә ( фатирда) качмаска , мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен карауны  беркайчан да йөкләмәгез. Өлкәннәр еш кына балалар өчен үзләре үк куркыныч тудыралар: исерек хәлдә плитәдә ашны сүндерергә оныталар, тәмәке белән  йә аны ахыргача сүндерми, йокларга яталар.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта « 01», «112»номеры буенча шалтыратыгыз.Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

             Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X