erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язгы ташуның фаҗигасе: бер егет батып үлгән

Бу аяныч хәл Буа районының Кыят авылында була.

Зөя елгасы аша чыга торган күперне су баскан. Район үзәгенә ул юлдан тизрәк барып җитәргә була икән аның аша.

Су баскан очракта ул юлны ябып, Тәтеш районы аша йөриләр, әмма ул юл унбиш чакрымга озыная. Күрше авылдан ике егет Мәскәүгә эшкә барырга тиеш була һәм алар тракторчыдан елга аша чыгаруын сорыйлар.

Күперне чыкканда, тракторның руле борылып китеп, суга төшеп китәләр. Тракторчы белән бер пассажир йөзеп чыга, берсе су астына китә. Исемен атарга теләмәгән Кыят авылы кешесе безгә сөйләгәнчә, кырыйда боз булган, имеш, ул боз астына кереп киткән.

Ни кызганыч, гәүдәсен таба алмаганнар, агымсу алып киткән, дип фаразлыйлар.

Тракторны махсус транспорт белән чыгарганнар. Үлгән егетнең гәүдәсе трактор эчендә түгелме икән, дип тә өметләнгәннәр. Әмма аның гәүдәсе биредә табылмаган. 

Зөя елгасының тирәнлеге бу урында 4-5 метрга җитә. ди. Егеткә 30 яшьләр тирәсе булган. 

+18

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/bua-rayonynda-su-baskan-kper-asha-chykkanda-traktor-suga-tshep-kitep-ber-eget-batyp-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X