erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язгы-җәйге чорларда сак булыйк!

Махсус режим

Язгы-җәйге вакыт ул янгыннар чыгу куркынычы зур булган чор.

Шәһәр, авылларда, урманнарда, агачлыкларда, коры елга, чокырларда  коры үлән, камыш, чүп-чар, көнкүреш калдыклары, камыл, салам, коры агачлар, бура калдыклары һәм башка янучан әйберләрне яндыру тыела.

Янгынга каршы махсус режим вакытында нәрсәдер яндырырга, ачык ут кулланырга һич ярамый. Ачык ут кулланып, ризык әзерләргә дә рөхсәт юк. Шәхси йорт ишегалдында учак ягу, махсус билгеләнгән һәм моның өчен җиһазландырылган урыннардан читтә ризык әзерләү өчен ачык утны көйрәтеп җибәрү махсус режимны боза.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегездә тотыгыз, тиешсез урында учак яккан өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе 2нче өлеше буенча гражданнарга 4000 сумга кадәр штраф, вазыйфаи затларга – 30000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 40000 сумга кадәр, юридик затларга  400000 сумга кадәр штраф каралган.

 Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.

 Илгизәр Исмәгыйлев, янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X