Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Язмышларны булмый үзгәртеп...

    Зур Бирәзәдән Тәслимә апа һәм  Равил абый Минҗановлар 60 елдан артык бергә тигез гомер кичерәләр.

    “61 ел да 5 ай”, – дип төзәтте Равил абый. Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар – бер йортта дүрт буын бер-берсе белән килешеп, тыныч һәм матур гомер итә. Уллары Ришат хатыны Тәнзилә белән (Ришат еракка чыгып китми, күрше урам кызын гына алып кайта), оныклары Рифат хатыны Гөлия белән һәм нәни оныкчыклары Раян. Нәкъ элекке вакытлардагыча, барысы бергә. Уллары Радик та ерак китмәгән, гаиләсе белән авылда яши. Кызлары Роза гына Казанда.

    15 май – Халыкара гаилә көнендә шушы гаиләдә булып, Тәслимә апа һәм Равил абый белән аралаштык. Равил абый 25 ел авылда имам булып торган. ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең (мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кулы куелган) Рәхмәт  хаты да бар аның. 90 яшьлек юбилее уңаеннан бирелгән район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән рәттән иң күренекле урында тора. Хәзер аларга район башлыгының, мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллинның бриллиант туйлары белән котлап тапшырылган Рәхмәт хатлары да кушылды.

    Кунакларны каршы алырга чыккан, йөзеннән бер мизгелгә дә елмаю китмәгән, йомшак кына сөйләшкән Тәслимә апа белән өлкән яшьтә булуына карамастан үзен егетләрчә нык тоткан Равил абыйны күргәч, күңелне ниндидер бер җылылык биләп алды. Бер-беренә нинди зур терәк әле алар. Эштән кайтканда елмаеп каршы алулары, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышулары яшьләр өчен дә үзе зур байлык.

    – Бик оста бакчачы безнең әти, – диде олы уллары Радикның хатыны Гөлсинә. – Үзе бар нәрсәне әзерли, үзе утырта, тәрбияли. 50 төп кабак кына үстерә. Узган ел да бакчадан кермәде. Быел да Аллаһы Тәгалә сәламәтлеген бирер, дип өметләнә.

    – Миңа вакыт үткәрергә кирәк. Колак кына начар ишетә. Срогы чыкты, ахры. Дару эчеп кеше булып йөрибез инде, – дип куйды Равил абый елмаеп. – Күпне күрдек тә шул. Сигез бала үстек. Мин төпчеге идем. Менә хәзер үзем генә калдым. Туганнар барында мөмкин кадәр кадерләрен белегез.

    Хәтере дә бик яхшы Равил абыйның. Үткәннәрне кичә булган кебек исенә төшерә (Хәер, ул еллар барлык өлкәннәрнең дә күңелләренә күз яшьләре белән уелып язылган шул). Әтисеннән өч яшендә кала. Сугыш башланганда ун яшендә була. Бик яшьтән авырлыклар күреп, эш белән чыныгып  үсә.

    – Бервакыт урман ташырга җибәрделәр. Кышкы салкын көн. Яңагымны өшеткәнмен. Бер апа күреп алып каз мае сылады. Яңасалада эшләгәндә булды ул. Әле дә күз алдымда, – дип искә төшерә Равил абый.

    – Ул үз гомерендә 6-7 тапкыр операция генә кичерде. 37-38 яшьләр тирәсендә. Авылда Равил үлгән икән, дигән хәбәр дә таралды. Дога да кылдылар. Шуңа Аллаһы Тәгалә озын гомер биргәндер, – дип сүзгә кушылды Тәслимә апа.

    – Эч авыртып, баш авыртып

    Язган гомерләр уза.

    Реклама

    Гаҗәпләнәм йөрәгемә,

    Туктамый ничек түзә, – дип шул арада шигырь юллары белән дә әйтеп бирде Равил абый.

    – Шигырьләре бик күп аның. Газета кырыйларына да язып куя. Туган көннәргә шигырьләр язып открыткалар бүләк итә. Без барысын да саклыйбыз, – дип аңлатты аптыраулы карашыбызны аңлап алган Гөлсинә.

    Иреннән күзен алмыйча елмаеп кына утырган, авызыннан чыккан һәр сүзен йотып барган Тәслимә ападан кавышу тарихлары турында сорадык.

    – Йөрмәдек без. Бер көн очраштык та, кавышып та куйдык. Күреп йөргән егет булгач уйлап та тормадым. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән икән, барам, дидем дә тәвәккәлләдем. Ул вакытта бригадир булып эшли иде ул. Ревизия комиссиясе, авыл Советы рәисе дә булды. Бер көн очрашып алтмыш елдан артык яшибез, – диде ул күзләре, йөзе белән дә елмаеп.

    – Эшләдем инде анысы. Бригадир да, ферма мөдире дә итеп куйдылар. Фоторәсемем 27 ел Мактау тактасында торды, – диде Равил абый үзе. – Тик бер үкенечем бар – әни сүзен тыңламадым. Укы, белем ал, диде. Елый-елый сорады. Юк, 7нче сыйныфтан соң ук ат җигеп эшли башладым.

    Лаеклы ялга чыкканнан соң да тик кенә ятмый Равил абый. Үзлегеннән дини белем үзләштереп, имам булып китә. Зиратны карап тора. Авыл халкы белән бергәләп өмә ясап аны коймалап алуда башлап йөри.

    – Әтине бөтен авыл халкы хөрмәт итә. Сүзен дә тыңлыйлар иде. Тел белән генә әйтеп калмый бит ул. Чакыру кәгазе яза. Без таратабыз. Районнан акча сорамады. Халык белән бергә башкарды, – диде Гөлсинә.

    “Бу дөньяда ике яшәмибез,

    Язмышларны булмый үзгәртеп”, – диде Равил абый шигырь юллары белән. Бүгенге көндә балалары игелеген күреп, Ходай биргән язмышларына сөенеп яшиләр икән, димәк, гомерләре юкка узмаган.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: