Реклама
Кайгысын уртаклашабыз.
Язучы Зиннур Тимергалиевнең әнисе вафат Язучы Зиннур Тимергалиевнең әнисе вафат булган. Бу хакта ул инстаграмга газиз кешесе белән бергәләп төшкән фотосын элеп хәбәр итә. «Иман белән узган җаннардан булсын. Җәннәт түрендә булсын», — ди әдип. Инстачылар язучының кайгысын уртаклаша. «Газиз Ана… югалтуы бииик авыр… Балам… диеп дәшеп сөйләшүен сагынып яшим инде ун елдан артык… Газиз Ананың урыны Фирдәвес җәннәт түреннән булсын, сездән разый булып, укыган догаларыгыз рухларын шатландырып торсын… Амиин», «Бик кызганыч… Кабере якты булсын!», «Рухы шат булсын. Иң авыр көн икән сездә. Урыны оҗмахта булсын…» дип яза алар Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34185
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз