erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язучылар саны икегә артты

Узган атнада Наласадан Гөлчирә Нәҗметдинова һәм Арчадан Олеся Феоктистованы Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр

Алар актив иҗат итеп, берничә китап чыгарырга өлгергәннәр. Иҗатлары белән танышканнан соң, язучылар бертавыштан  ризалыкларын биргәннәр. Якташларыбызның Язучылар берлеге әгъзалары булуы безнең өчен дә горурлык. Чөнки без аларның икесен дә яхшы беләбез һәм иҗатлары белән дә таныш.

Гөлчирә Нәҗметдинова Наласа авылында озак еллар китапханәче булып эшләде. Аның балалар өчен  шигырьләре  “Кәнфит тавы”, “Ак тәлинкә–сары май” дигән китапларда урын алды, газета-журналларда басылып чыкты, рус теленә дә тәрҗемә ителде. 2020 елның декабрендә Гөлчирә ханымның тагын бер китабы  – “Кара квадрат” дип исемләнгән өлкәннәр өчен шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

– Бервакыт мине Язучылар берлегенә чакырып алдылар. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт: “Балалар өчен язучылар юк. Балалар язучысы бул”, – диде. Бу 2019 ел иде. Быел яңадан чакырдылар. Язучылар каршына утырттылар. Кабул итү комиссиясе әгъзалары яшерен тавыш бирде. 21 кешенең 2се генә каршы иде. Фәүзия Бәйрәмова да бик яхшы бәя бирде, – диде Гөлчирә Нәҗметдинова.

Китапларны ул үз акчасына чыгарган. Беренчесен саткан акчага икенчесен, анысыннан килгән керемгә өченчесен. “Әле шигырьләрем күп”, – ди яңа гына “табадан төшкән” шагыйрә. Без аңа иҗади уңышлар телибез һәм яңадан-яңа шигырьләр көтеп калабыз.  

  Олеся Феоктистова Арча кызы, озак еллар республика Мәдәният министрлыгында эшләде, бүгенге көндә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында бүлек җитәкчесе. Төрле чаралар оештыра, сценарийлар яза, иҗат итәргә дә вакыт таба. Ул өч телдә – русча, татарча, инглизчә шигырьләр һәм проза әсәрләре яза. Шагыйрә һәм прозаик буларак “Свет в зеркалах”, “Маленькие городские сказки”, “Волшебная Казань, Тылсымлы Казан”, “Демиург меня создавший”, “Перекрестки неизбежности” дигән китапларын бастырып чыгарды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь язучы Олеся Феоктистова иҗади гаиләдә туып-үскән. Әбисе Наҗия Саттарованы районда гына түгел, республикада да беләләр. Ул бик күп методик китаплар авторы, шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итүче. Апасы Роза ханым танылган композитор.

– Безнең өйдә китап шкафы  бар иде. 2-3 яшендә вакытта Олеся шуннан шигырьләр җыентыгын табып алып, үзенчә шуны укыган була, үзе дә шигъри юллар иҗат итеп, безгә язарга, аннан шуны кычкырып укырга куша иде. Үзгәреш кертсәң, шунда ук сизеп ала. Аның шигырь юллары хайваннар, табигать, кешеләр турында була иде. Ничек башыңа килә, дип сорасак, баш түбәсен күрсәтә, йөрәктән чыга, дия, хисләр тәмам тулгач, бушанып елап ала иде, – ди Наҗия Саттарова.

Нәни шагыйрә турындагы хәбәр язучы, шагыйрь Җәүдәт Дәрҗаманга барып ирешә. 4 яшьлек кызны ул туры эфирга чакыра. Шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп “Ялкын” журналы бастырып чыгара. 6-7 яшьләрендә инде ул радиода чыгышлар ясый.  Туры эфирда. Үзе алып бара. Язучылар шул вакытта ук аның бик талантлы бала булуына басым ясыйлар. Илдар Юзеев “Сабантуй” журналына кереш сүз дә язган. Аның кызга татар телендә дә язуын теләп “Милләт өчен эшлә”, – дигән хаты да килгән.

– Мин бик күп язам әле, әллә ничә китап чыгарам, – дия торган булган Олеся. Теләге кабул килде. Әле аның тагын 15ләп китап чыгарырлык хикәяләре һәм повестьлары бар икән. Моннан тыш ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиев проекты кысаларында өч телдә балалар бакчалары һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  җырлар китабы да яза. Музыкасы Роза Мөхетдинованыкы, Наҗия Саттарова балалар өчен татар телендә иҗат иткән шигырьләрне дә Олеся русчага һәм инглизчәгә тәрҗемә иткән.

Язучылар берлегенә керергә тәкъдимнәр элек тә булган Олесяга. Тик ул кызыксынмаган. Моннан ике ел элек тагын чакырганнар. “Үзем дә уйлап тора идем, әйтмичә генә йөрдем. Өлгердем инде,” – дип бу юлы риза булган. Берсүзсез кабул иткәннәр аны. Чөнки Олеся Феоктистова кебек талантлы яшь язучылар бик кирәк. Олеся, котлыйбыз, сездән яңа китаплар көтәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X