Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Язучының вафатына егерме биш ел

    1995 елның 14 июнь көне. Җәйнең иң матур мизгелендә, табигатьнең ямьле көнендә Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев вафат булды.

     

    Шул көннән башлап язучы үзе язганча, бер тирәлек бушап калган сыман. Татар әдәбияты күгендә бер йолдыз сүнде. Ләкин ул әдәбият сөючеләр һәм ватандашлары күңелендә мәңге яши.

    Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләре аша безгә шул чор вакыйгалар агышын, андагы яшәеш, көрәш, тормыш мизгелләрен акыллы, тырыш, әдәпле һәм гадел геройлары аша сурәтләп бирде. Аның геройлары колхозлар төзегәндә дә, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы торгынлык чорларында да югалып калмаган, һәрберсе туры юл табып, тормышны яхшырту, аң-белем арттыру өстендә зур хезмәт башкарган. Язучы әсәрләрендә кулланган символик алымнар, табигать күренешләре дә кеше язмышын тирән аңларга мөмкинлек тудыра, сүзнең рухи көчен ачып бирә, кодрәтен киңәйтә.

    Мөхәммәт Мәһдиев  вафат булганга да егерме биш ел вакыт үтте. Бу еллар аралыгында никадәр әсәр язылыр, күпме геройлар гәүдәләндерелеп тарихка кереп калыр иде. Ләкин...

    Мөхәммәт аганың иҗади мирасының бер өлеше туган авылындагы музеенда саклана. Язучы хөрмәтенә ачылган музейның эшли башлавына да тиздән, 6 июльдә, егерме ел тула. Шушы еллар аралыгында музей фонды елдан-ел байый. Язучыга багышлап китаплар басылып чыга, шигырьләр языла, Г.Камал исемендәге мәктәптә Мәһдиев укулары үткәрелә. Укучылар, студентлар М.Мәһдиев иҗаты буенча рефератлар, курс, диплом эшләре язалар. Иҗаты белән якыннан танышырга, ул йөргән эзләрдән атларга, туган нигезен күрергә теләүчеләр дә күп. Фондка килгән яңа экспонатлар да язучы яки аның гаиләсе белән бәйле, зур әһәмияткә ия предметлар. Кызы Гәүһәр Хәсәнова тырышлыгы белән ун томлыгы басылып чыкты.

     Музейда язучының тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләрендәге темаларга бәйләп тематик экскурсияләр, әдәби дәресләр, мастер-класслар үткәрелә. Үткәрелгән әдәби автоэкскурсия язучы яшәгән, эшләгән, укыган урыннарны үз күзең белән күрү мөмкинлеге тудырса, андагы мохит белән танышу Мөхәммәт аганың әсәрләрендә гәүдәләндерелгән күп кенә геройларның эчке халәтен, уй-фикерен, үз-үзен тотышын, эш-гамәлләрен аңларга ярдәм итә. Аның геройлары укучыларны төрле яклап тәрбияли: табигатьне яратырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне яхшыртырга, тормышка карата булган карашны үзгәртергә ярдәмлек булса, бердәмлек, дуслык, тырышлык кебек сыйфатларны ныгыта. Язучы авыл темасын тирәнтен аңлап, аның бөтен нечкәлекләрен әсәрләрендә киң яктырта, чөнки ул авыл һәм җир баласы. Репрессия елларының михнәтен, сугыш чорындагы ачлык-фәкыйрьлек, әтисез үскән еллар аның күңеленә нык сеңгән. Шуңа күрә әсәрләрендә, геройларында аның язмышы чагыла. Ул үткән тормыш мизгелләрен ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75, Арча районы оешуның 90 еллыгы үз эченә ала. Шушы вакыйгалар белән ул дә янып-көеп яшәгән, иҗат иткән, укучыга үзеннән соң мәңге югалмас мирасын калдырган.

    Быел үткәрелә торган бәйрәмнәр уңаеннан язучының авылдашлары үткән юл, алар башкарган хезмәт, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында музей фондына мәгълүматлар тупланды һәм бу эш әле дә дәвам итә. Мөхәммәт ага: “Мин кая гына барсам да, авылдашларым белән горурланам”, - дип әйткән. Әйе, горурланмаслыкмыни? Авылдашлары арасында зур үрләр яулаган, дан-шөһрәт казанган кешеләр бар. Алар фидакарь хезмәтләре, эчкерсезлекләре, гадилекләре белән аерылып торалар. Йосыфҗанов Хәким -  гомер буе тимерче, Зиннәтуллин Гарифулла күп еллар терлекчелек өлкәсендә, Хәйбин Мөхәмәтнур - тракторчы, механик, Диләрә Әхмәдуллина сыер савучы булып эшләгән. Алар “Татарстан АССРның атказанган колхозчылары” исеменә лаек булган кешеләр. Яшь буынга үрнәк шәхесләр.

    Мөхәммәт ага Мәһдиев моннан егерме биш ел элек вафат булса да, ул һәрчак укучы янәшәсендә, язган һәр темасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Сиксәненче еллар тирәлегендә язылган әсәрләрендә, мәкаләләрендә табигатьнең үзгәрүе, агачларның күпләп киселүе, авылларның картая баруы, тел югарылыгы кимүе өчен борчылуы ярылып ята. Нәкъ шушы мәсьәләләр бүген көн кадагында. Кече яшьтән авыл балаларын үз тирәлегенә җыеп, аларга татар китаплары укып, төрле уеннар уйнатып, гореф-гадәтләрне өйрәтеп, бер йодрыкта тота белгән герое Зөлфия кебекләр бармы икән хәзер? Балаларга күрше бакчасыннан кыяр, я булмаса алма урлап ашатса да, язучы Зөлфиянең киң күңеллелеге, башкалар турында кайгырта белүен күрсәтә. Мөхәммәт ага авылга “Дуслык” пычкысы керү табигатькә күпмедер дәрәҗәдә зыян салачагына борчыла, Сафый чишмәсеннән салкын суын эчертә, Масра басу юлыннан читкә авылдашларын озата, туган нигезе янәшәсендә үскән топольләрнең моңсу гына шаулавын, кичләрен яңгыраган тальян тавышын ишеттерә, торналар моңын тыңлата. Шунда ук моңарчы ишетелмәгән яки онытылган мәгърифәтче-галимнәрнең хезмәтен өйрәнеп халыкка җиткерә, үрнәк итеп намуслы хезмәт кешесенең тормыш юлын да сурәтли.

    Татар әдәбиятында тирән эз калдырган авыл пәйгамбәренең иҗади мирасы Мөхәммәт ага Мәһдиевне бервакытта да оныттырмас, даны һәрчак югары булыр, музеена килүчеләр саны да артып торыр.

     

     

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: