erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Языл һәм... смартфон от!

Соңгы модельле биш смартфон һәм башка бүләкләр уйнатылачак.

Белгәнегезчә, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте даими рәвештә үзендә нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында бәйге үткәреп килә. Бу бәйгеләрдә безнең районннан да күп катнашалар. Алай гына да түгел, бүләкләр дә оталар.  Берничә ел элек хәтта телевизор да Яңа Кырлайга кайтты.

Ышандырып әйтә алабыз, бүләкләр гадел уйнатыла. Димәк, отыш хыял гына түгел, чынбарлыкта да булырга мөмкин. Бәлки ул Сезнең катнашуны гына көтеп торадыр.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларына язылучыларны көнкүреш техникасы һәм башка кыйммәтле призлар көтә. Тик бер үзгәреш кертелгән – бу юлы төп бүләк телевизор түгел, ә смартфон. Элеккеге “Газета-журналларга языл һәм телевизор от” урынына “Газета-журналларга языл һәм  смартфон от” акциясе старт алды.  2020 елның беренче яртыеллыгына язылу компаниясе нәтиҗәләре буенча соңгы модельле биш смартфон һәм башка бүләкләр уйнатылачак.

Һәрвакыттагыча, шарты бер төрле: “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә нәшер ителгән өчтән дә ким булмаган газета-журналларга языласыз икән, бәйгедә катнашуның бернинди авырлыгы юк. Моның өчен  квитанцияләр күчермәсен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына юлларга кирәк. Үзегезнең телефон номерын күрсәтергә һәм “Акция” дигән тамга куярга онытмагыз. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә нәшер ителүче матбугат чараларының исемлеге һәм конкурс шартлары белән tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Почта бүлекчәләрендә генә түгел, альтернатив, редакциядә, шулай ук электрон версияләргә язылулар да кабул ителә.

Бәйгенең шарты буенча квитанцияләрне 2019 елның 1 ноябреннән 2020 елның 20 гыйнварена кадәр җибәрә аласыз. Соңга калып килгән хатлар бүләкләр уйнатуда катнашмый. Шуңа вакытында язылып, квитанцияләрен җибәреп куярга кирәк.

Бүләкләр 2020 елның 19 февралендә уйнатыла. 24 февральдән дә соңга калмыйча җиңүчеләр исемнәре tatmedia.ru сайтында басылачак, ә бүләкләр ияләренә 30 марттан да соңга калмыйча тапшырылачак.  Приз отучылардан тыш, районның актив язылучысы һәм иң күп суммада язылган кеше дә бүләкләнә.

Язылучыларга, матбугатны яратучыларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә бергә булыйк, дуслар!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама, 16+

Заявкалар 2020 елның 20 гыйнварена кадәр кабул ителә.

Акция срогы: 2019 елның 1 ноябреннән 2020 елның 30 мартына кадәр

Акция, бүләкләрнең саны һәм алу тәртибе турында тулырак - tatmedia.ru сайтында.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X