Реклама
Җиңүчеләрне котлыйбыз
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте оештырган "Язылган өчен санаторийга юллама, кар чистарткыч, телевизор һәм башка бүләкләр" акциясе тәмамланды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге бүләкләр быелгы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылганнар арасында уйнатылды.
Безнең районнан 3 кеше бүләк оту бәхетенә иреште. Оештыручылар җибәргән мәгълүмат буенча, Нурмөхәммәтова Л. - инструментлар җыелмасы, Павлова Р. - смартфон һәм Рафикова В. кар чистарткыч оттылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм безнең белән элемтә керүләрен көтеп калабыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз