erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язын һәм җәйге чорда янгыннарны булдырмыйк!

Язын һәм җәен янгын чыгу куркынычы зур.

 

Янгын куркынычы зур булган  язгы-җәйге чор башлана. Нәкъ менә язын, март-май айларында, кар эрегәч, эссе һава торышы көтелә, янгыннар саны берничә тапкыр арта. Шәхси секторда, дача һәм бакча кишәрлекләрендә, шулай ук басуларда һәм урман полосалары янында янгыннар саны аеруча арта.

Ел да без бу турыда язып, әйтеп торабыз. Әмма әле һаман да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп җиткермиләр. Ә бит янгын сүндерү   бүлекчәләреннән ерак авыллар бар. Кайчакта хәтта янгынчыларны ничек чакыртасын да белмиләр.

Еш кына янгыннарның сәбәбе – җиңел караш. Узган елгы коры үләнне яндыру аерата хәтәр. Аны балалар да шаярып яндыра. Ахыры начар булып тәмамлануы ихтимал. Янгыннар нәкъ менә шул сүндерелмәгән коры үләннең януыннан килеп чыга да инде. Дача итеп тоткан йортларда (ә алар күп) аңлы хуҗа электр үткәргечләренең тәртиптә булу-булмавын, мичнең төзеклеген тикшерергә тиеш. Иске электр үткәргечләре еш кына янгыннарга китерә. Төзек булмаган мичләр, кыш буена төтен чыга торган юлларда ярыклар барлыкка килү, корым җыелу – барысы да янгынга китерергә мөмкин.

Исереклектән чыккан янгыннар турында аерым сөйләшәбез. Аларның күбесе төнлә чыга һәм  күп очракта кешеләрнең гомерен өзә.

Арча һәм Әтнә районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге район халкына, бакчачыларга, оешма җитәкчеләренә  мөрәҗәгать итә. Торак пунктларда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, урманнарда һәм урман яннарында чүп-чарны һәм үләнне контрольсез яндырмагыз!

Үзенең гамьсезлеге, янгынга җиңел каравы аркасында  кеше йортын, үзенең һәм якыннарының тормышын куркыныч астына куя. Күпчелек янгыннар кешеләр гаебе белән килеп чыга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Үзегезне һәм йортыгызны янгыннан саклагыз.

Янгын чыкса, “01”,”101”,”112” номерлары буенча  шалтыратырга.

            Антон Сотов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X