Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Йөк автомобиле белән «Лада» бәрелешкән

Казанда йөк автомобиле чаттан чыгып өлгерергә уйлаган һәм җиңел машина белән бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар.

Бүген төнге беренчеләр киткәч, Тукай урамындагы 144нче йорт каршында «КАМАЗ» һәм 12нче модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөк автомобиле чаттан чыгып өлгерергә уйлаган һәм җиңел машинага юл бирмәгән.

«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең 20 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә озатканнар. Автоинспекторлар авариянең нечкәлекләрен ачыклый», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә. 

Реклама

Татар-информ

Сейчас новости Арска и Арского района вы можете узнать и в нашем Telegram-канале

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев