erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җылыны кем яратмасын!

Узган ел умартачыларга басуларны агулаганда шактый зыян килде. Быел да бу хәл кабатланмасын өчен нинди чаралар күрелә?

 

 

Быел яз килде, дип тә әйтеп булмый, чөнки кыш булмады да ич, диячәксез. Чынлыкта да шулай. Умарта кортлары өчен дә кышкы чор дүрт айга сузыла иде. Узган көз соңгы очышны 7 ноябрьдә ясадылар, быел менә 29 февральдә беренче очышлары булды.

Башка җан ияләре дә җылы кышка, иртә язга каршы түгел. Кара каргалар 23 февраль тирәләрендә үк туган якларга кайтты, инде сыерчыклар да күренә, күлләрдә аккошлар йөзә. Кар аз дип тынычланып йөрмәгез, телевизор әнә рес-

публикабызда да су баскан урыннарны күрсәтә, идән асларын, базларны караштыргалап торыгыз.

Сүзне умарта кортларыннан башлаган идек. Җылы кыш алар өчен салкын кыштан да катлаулырак. Умарта өйләрендә тотканда бигрәк тә. Ана корт алданрак йомырка сала башларга да мөмкин, вакытсыз чыккан үрчем мәшәкатькә әйләнәчәк, бал да күбрәк тотылачак. Кайберәүләр өстәмә азык бирергә дә өлгерде. Минем үземнең өстәмә ашатулар биргәнем юк, үзләре җыйган балны кышка да, язга да җитәрлек итеп калдырам. Бал корты балны үзенә дип җыя бит инде.

Соңгы елларда умартачыларны бал кортларының ничек кышлап чыгуына караганда, аларның бал җыю чорында агуланулары күбрәк борчый. Район умартачыларының күптән түгел үткән җыелышында да күтәрелгән төп тема булды бу. Республикада кайбер районнарда умартачылыкка аеруча зур зыян килде. Безнең районда андый хәл Иске Кишеттә булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Умартачылар җыелышында район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятовның катнашуы әлеге мәсьәләдә ныклы тәртип урнашачагына өмет тудыра.

– Узган ел “Кишет” һәм “Яңарыш” ширкәтләренә пес-

тицидлар һәм химикатлар белән эшләгәндә тәртип бозуларны бетерүне таләп итеп хатлар җибәрдек, – диде Ф.Шәйхаттаров. – Тикшерү күрсәткәнчә, “Кишет” хуҗалыгында пестицидлар белән эшләүчеләр махсус әзерлек узмаган. Югары хәтәрлектәге эшләр башкаруга наряд-рөхсәт язылмый. Пестицидлар куллану исәбе таләп ителгәнчә алып барылмый. Авыллар янындагы басуларны эшкәртер алдыннан массакүләм матбугат чаралары аша халыкка хәбәр ителми. Шундый ук тәртип бозулар “Яңарыш” ширкәтендә дә ачык-

ланды. Прокуратура таләбе буенча әлеге тәртип бозуларга юл куючылар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов әлеге мәсьәләне агрономнар катнашында узачак киңәшмәдә күтәрергә вәгъдә итте. Шул ук вакытта умартачылар да куелган таләпләрне төгәл үтәргә тиеш. Умарталарны рөхсәтсез күчереп куярга ярамый һ.б.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин грант алырга теләге булган эшмәкәрләрнең “Агростартап” программасы буенча документларны март аенда тапшырып бетерергә кирәклеген  исләренә төшерә. Анда теләге булган умартачылар да катнаша ала.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X