erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йогышлы чир чигенми әле

Йогышлы чир ачыкланып тора.


Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган
Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 243 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган.

Владимир Васильев

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 54 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (24 кеше) һәм 50-60 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган. 10 пациент — 18-30, тагын унысы — 60-70, икесе 70-80 яшьтә, берсе балигъ булмаган бала һәм тагын берсе 90 яшьтән өлкәнрәк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (36 очрак) алда бара. Чаллы шәһәре һәм Нурлат районында — алтышар, Әлмәт районында — өч, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — икешәр, Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 243 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган. 8 128 кеше (шулардан 53 кеше — узган тәүлектә) терелгән Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-63-ya-a-ochragy-achyklangan-5785635

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X