erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йогышлы чирләрне дәвалаучы бүлек җитәкчесе Венера Кәримова: “10 кешене чыгарабыз, 10 кешене кабул итәбез”

​​​​​​​Без бу хакта Роспотребнадзор белгечләре, район үзәк хастаханәсе табиблары белән дә сөйләштек

Хәзер кеше бер-берсе белән очрашса, коронавирус турында сөйләшми калмый. “Коронавирус белән авырмадыгызмы әле?”, “Куркасызмы?” – шундыйрак сораулар алар. Без үзебез дә редакциягә керүчеләр белән шул хакта сөйләшеп алабыз. Бу үзенә күрә халыктан сораштырулар да. Җаваплар төрле: “Куркыта...”, “Юк, курыкмыйм, ул булган, бар һәм булачак. Коронавирус белән яшәргә өйрәнергә кирәк”.

Йогышлы чирләрне дәвалаучы бүлек җитәкчесе Венера Кәримова: “10 кешене чыгарабыз, 10 кешене кабул итәбез”, – дип, вакыты бик тыгыз икәнлекне әйтте. Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова:

– Коронавирустан куркырга кирәкми, аннан сакланырга кирәк, – дип киңәш итте.

– Ә ничек?

– Битлек режимын сакларга. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска. Кулларны сабынлап юып торырга.

Социаль челтәрләрдә нинди генә киңәш бирмиләр. Янәсе, иртән вак итеп туралган сарымсак белән чиста су эчсәң яхшы. Чәй содасы салынган кайнар су парын иснәсәң файдасы бар икән...

–Үзлегеңнән дәваланырга ярамый. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк.

Коронавирус белән төрлечә авырган очрак-лар турында ишетеп торабыз. Берәүләр чирне җиңел генә үткәреп җибәрә, икенчеләр уртача дәрәҗәдә авырый, ә кемдер “Ковид 19”ны бик авыр кичерә, хәтта авыру хәле катлауланып китеп үләргә дә мөмкин. 

– Авыру билгеләре сизелүгә, вакытны сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм белгеч кушканча дәваланырга кирәк. Чирне аяк өсте эшкә йөреп үткәрергә ярамый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без коронавирус хакында район үзәк хастаханәсенең йөрәк һәм кан юллары авыруларын дәвалау үзәге җитәкчесе Ринат Хәстиев фикерләре белән дә кызыксындык.

Коронавирус йоктыручыларның кайберләрендә йөрәк-кан авырулары катлау-ланып китү очраклары бар. Сезнең үзәккә андый авыруларның кергәне бармы?

– Бар. Коронавирус йоктырудан куркып, хроник йөрәк-кан юллары авырулары булганнар табибка күренмәскә тырышалар. Хәтта инсульт белән өйдә калу ягын карыйлар. Хроник авырулар табибка даими күренеп торырга тиешләр. Хәлләре катлауланып китәргә мөмкин. Ә коронавирус-ка килгәндә, инфекция вак кан юлларының эчке тышчасын, капиллярларны зарарлый. Микротромбалар барлыкка килә. Күп очракта үпкә ялкынсына.

– Дәваланганнан соң да хәлсезлек күзәтелә, тын бетә, йөрәк кага, дип зарланучылар бар.

Галимнәр моны йөрәк мускулының ялкынсынуы (миокард) белән аңлатырга тырыша.

– Киңәшләрегез.

Коронавирус белән авыру дәрәҗәсе иммунитетка да бәйле. Иммунитетны ныгытырга кирәк. Саф һавада йөрү, физик күнегүләр, тиешенчә йок-лау, сыйфатлы туклану (яшелчә, җиләк-җимеш өстенлек итсен) – болар бар да организмны ныгыту чаралары. Нык организм йогышлы чирләргә бик бирешми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X