erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йоклый алмаганда төннәр буе чигеп чыга

Мөнирә ханымның чигелгән картиналары

Мөнирә апа Һидятованы озак еллар Арча хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә эшләгән шәфкать туташы буларак беләбез.

Аның хезмәт стажы 49 ел. Ул 1966 елдан алып 2015 елга кадәр медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. “Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Мин үзем Кәче кызы. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң ел ярым Штерәдә фельдшер булып эшләдем. Аннан 13 ел Казанда операция ясау буенча шәфкать туташы булдым. Калган гомерем Арча хастаханәсендә үтте. Лаеклы ялга чыкканнан соң 7 ел өлкәннәр һәм инвалидлар йортында да эшләдем әле, – диде Мөнирә ханым.

Штерә егете Ринатка кияүгә чыга ул. Ике балалары – уллары Илгиз (хәзер республика онкология диспасерында баш табиб) һәм кызлары Илмира (Казан мәктәбендә укытучы) туа. Җиде оныклары бар.

– Ринат җитәкче урыннарда эшләде. Кайтып кергәне дә булмады. Балалар үстерү тулысынча минем өстә иде. Гомер буе җитәкче хатыны булу  җиңелләрдән түгел. Күп белергә, аз сөйләргә, башкалар алдында сынатмаска, ирең исеменә тап төшермәскә кирәк, – диде  Мөнирә Һидиятова. – 50 елга якын бергә бер-беребезне аңлап, тату гомер кичерәбез инде.

Һидиятовлар гаиләсе турында бик күп язып булыр иде. Әмма бу юлы сүз ул хакта түгел. Мөнирә ханымның кул эше остасы булуы турында белдек без.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин элек-электән кул эшләре белән шөгыльләнәм. Заманында мамык шәлләр, махер шарфлар бәйли идем. Сату проблема булмады. Килеп алып китеп тордылар. Илгиз Казанда укыганда аңа бүрекләр тегеп биреп җибәрә идем. Сата да, акчасын үзенә тота. Кечкенә вакытында аңа хәтта капшон белән пальто да бәйләп бирдем. Өч яшенә кадәр шуны киеп йөрде. Тегәм дә мин. Тик тегү мине бәйләү һәм чигү кебек тынычландырмый. Быел кыш буена 22 пар оекбаш кына бәйләдем. Шуннан үземә тынычлык һәм рәхәтлек табам, – ди ул. – Миңа 72 яшь. Дүрт операция кичердем. Йоклый алмаганда төннәр буе чигеп чыгам. Шулай үземә көч һәм дәрт алам.

Чигү турында сүз чыккач, аңа да тукталмыйча булмый. Ун ел инде чияләп чигү (вышивка крестиком) белән шөгыльләнә Мөнирә ханым. Зур картиналар чигә. Алтмыштан артык картина булды инде, ди. Сату өчен түгел, балаларына, туганнарына бүләк итә. Стеналарында рамкаларда картиналар эленгән. Кол Шәриф мәчете дә, авыл күренеше дә, натюрмортлар, чәчәкләр – ниндиләре генә юк. Энҗе белән чигелгәннәре дә бар. Чигелгән мендәрләре дә искиткеч.

Чияләп чигүне мин күз алдына да китерә алмыйм. Вак, мәшәкатьле хезмәт. Минем аңа йөрәк түзмәячәк. Ә Мөнирә ханым шуның белән төннәр буе утыра.

– Бер шакмак эчендә 100 шакмак. Ә картинада ничә мең шакмак бардыр. Шуны саный-саный чигеп утырам, – дип ул. – Картинасын кибеттән алам. Дүрт мең сум тирәсе тора ул. Шуны өч тапкыр зурайтам. Аннан тыш әле материалын (канва), җепләрен аласың. Бер картина 12 мең сумга төшә. Өйдә бәясен әйтеп тә бетермим.

 “Мин бер минут тик утыра алмыйм. Һаман нәрсәдер эшләргә кирәк миңа. Өйдә дә идеаль чисталык яратам”, – ди. Бакчасында да тәртип аның. Теплицада бүген үк помидорлары кызарырга, чәчәкләре чәчәк атарга әзер булып утыра.  Менә шундый тынгысыз җан ул Мөнәрә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X