erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йолдызнамә (25 март–1 апрель)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң? Бар да әйбәт булыр төсле.

Кучкар (21 март-20 апрель)

Атнаның беренче яртысы - тормышыгызда күп нәрсәне үзгәртергә сәләтле яңа идеяләр чоры. Сездә ихтирам уятмаган кешеләрнең киңәшләренә һәм тәнкыйть сүзләренә тыныч карарга тырышыгыз, бу - кәефегезне төшерергә сәбәп түгел. Ниндидер көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Эшегездә үсеш көтелә.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Эштә бик күп яңа бурычлар өстәләчәк. Аларның һәркайсы зур игътибар таләп итә, һәм хәл итү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Үз көчегезгә генә ышаныгыз: сезгә ярдәм итәргә әзер кешеләр проблемалар хәл ителгәннән соң гына табылыр. Атна башы файдалы эшләргә багышланса, икенче яртысында беренче планга шәхси мөнәсәбәтләр чыгачак. Ниһаять, якын кешегез белән аңлаша алмауның серенә төшенәчәксез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Эш белән бәйле ниндидер күңелсез хәлләр булуы мөмкин. Борчылмагыз. Хис-кичерешләрен җиңә алган Игезәкләр авырлыкларны бик тиз һәм җиңел җиңеп чыгачак. Атна дәвамында иҗади потенциал югары булачак. Күп кенә гадәти булмаган идеяләр туар. Көтелмәгән танышулар да булырга мөмкин.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Атнаның беренче яртысында әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табу гадәттәгегә караганда кыенрак булачак. Юк-бар сәбәп аркасында үпкәләшүләр булырга мөмкин. Тик сез җитди конфликтларга юл куймаска тырышасыз. Атнаның икенче яртысы кызыклы, истә калырлык булачак. Сез үзегездә көч, энергия артуын сизәсез, бик теләп яңа эшләргә алынасыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Рәхәтләнеп аралаша торган яңа танышлар барлыкка киләчәк. Сезнең өчен файдалы килешүләр төзү мөмкинлеге туачак. Үзегезнең финанс хәлегезне сизелерлек яхшырта аласыз. Атна шәхси мөнәсәбәтләр күзлегеннән караганда да, уңайлы. Сез якыннарыгызны кайгыртырга тырышачаксыз, һәм алар моның өчен бик рәхмәтле булачак.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Мөһим карарлар кабул итәр, иске эшләрне тәмамлар һәм яңаларына тотыныр өчен уңай атна. Күпчелек Кызларның башында бик шәп идеяләр барлыкка килә, аларны гамәлгә ашыру тиздән мөмкин булачак. Эшкә һәм акчага кагылышлы фикер алышу зур түземлек таләп итә. Якыннарыгыз белән сүзгә килү ихтималы зур.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уңай атна. Соңгы вакытта сезне дә, якыннарыгызны да борчыган мәсьәләләрне хәл итәрсез. Яңа перспективалар ачылачак: уңышка ирешү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырышыгыз. Көтмәгән җирдән акча керүе ихтимал. Проблемаларыгызны хәл итәргә булышырга теләүче кешеләр табылыр.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Вак-төяк мәшәкатьләрне, гайбәтләрне дә йөрәгегезгә якын кабул итәсез. Депрессиягә бирелү куркынычы бар. Моны булдырмас өчен баш белән эшкә чумарга, бөтен игътибарыгызны эшкә юнәлтергә тырышыгыз. Өметсез дип, кул селтәгән эштә уңышка ирешергә мөмкинсез. Бөтен хикмәт сезнең проблемалардан да файда ала белүегездә.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эштә кайбер кыенлыклар туарга мөмкин, ләкин сез уңышка ышанычны югалтмыйсыз һәм нинди генә эшкә алынсагыз да бик яхшы башкарып чыгасыз. Сезнең энтузиазм әйләнә-тирәдәгеләргә дә ошый. Шуңа күрә сезнең белән көндәшлек итүгә караганда, хезмәттәшлек итүнең яхшырак икәнен аңлыйлар. Атнаның икенче яртысы мөһим сөйләшүләр, җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен туры килә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Күп нәрсә сез көткәнчә бармый, ләкин сезгә бу хәтта ошый да. Уртак эш турында тәкъдимнәр булырга мөмкин. Сезнең күп нәрсәгә сәләтле икәнне тирә-юньдәгеләр аңлый, шуңа күрә сезне үзләренә җәлеп итәргә тырышалар. Гаиләдәге күптәнге аңлашылмаучанлыкларны җайлау, ачуланышкан кешеләр белән дуслашу мөмкинлеге туачак.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Тормышыгызга үзгәрешләр кертер вакыт җитте. Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз. Сезгә ниндидер мөһим бурычларны хәл итәргә, үз юлыгыздан алга барырга комачаулаган киртәләрне алып ташларга туры киләчәк. Үзегезне кулда тотыгыз! Тыныч кына көтә белү хаталардан котылырга ярдәм итәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март )

Гадәти булмаган ачышлар, туры килүләр атнасы, сез күп әйберләргә башкачарак карарсыз. Кайбер Балыклар бу атнада тормышларын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәчәк карарлар кабул итәчәк. Атна ахырында әйләнә-тирәдәгеләргә сезнең күп нәрсәгә сәләтле булуыгыз билгеле булачак.

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-25-mart1-aprel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X