erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йомшарткыч крем әбинең гомерен өзгән

Лондонда яшәүче бер әбекәйнең гомере йомшарта торган крем аркасында өзелгән.

83 яшьлек Ивонна Вебб  тиресе ялкынсынгач һәм корып киткәч, тәненә йомшарткыч крем сөрткән. Аннары шәм кабызып маташкан һәм шул моментта ялгыш үзенә ут төрткән. Күршеләре,  ялкынны сүндереп, Ивоннаны дәваханәгә илткән. Әмма ул озак яшәмәгән, үлгән.

Бу вакыйганы киң җәмәгатьчелеккә мәрхүмәнең улы Бен сөйләгән. Ул  кешеләргә тән тиресен дымландыра һәм йомшарта торган кремнарның хәвефе турында кисәтә. Лондонның янгын-коткару хезмәте кремнар ише косметик чаралар составында  булган парафин, нефть һәм натураль майлар булуы аркасында аларга тиз ут кабуын раслаган. Ведомство вәкилләре Лондонда соңгы өч елда тәнгә сыланган кремга ут кабу аркасында чыккан янгында 16 кеше үлүен дә сөйләгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын сүндерү командасы хезмәткәре Пол Дженнингс дымландыручы крем кулланганда ачык ялкыннан сакланырга кирәк, ди. Аеруча бу өлкәннәргә кагыла, алар тәмәке тарткан килеш яисә шәм яндырып йоклап китеп янгын чыгарырга мөмкин.

 https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Krem-s-rtk-ch--sten-ut-kapkan-394942/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X