erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йорт хайваннарыннан коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы бармы?

Песи һәм этләргә инфекцияне кисәтү өчен кеше кабул итә торган дарулар бирмәскә кирәк.

Коронавирус инфекциясенең кешегә хайваннардан йогуына бәйле ышанычлы мәгълүматлар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясниковка сылтама белән хәбәр итә.

Мясников кешеләрнең әлеге вирусны йорт хайваннарыннан эләктерүенә кагылышлы барлык мәгълүматларны тикшерелмәгән һәм расланмаган дип белдерде. Әмма икенче төрле куркыныч бар – кеше үзе эт яки песигә коронавирус йоктырырга мөмкин.

«Этләр һәм песиләр үзләре коронавирус инфекциясе белән авырырга мөмкин. Симптомнары да (төчкерәләр, кәефсезләнәләр, ашаудан баш тарталар) безнеке кебек үк диярлек. Чирне – алар безгә түгел, ә без аларга йоктырабыз», - дип искәрткән ул «Телеграм»дагы постында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма, инфекция йоктырудан куркып, песи һәм этләргә кеше кабул итә торган дарулар бирмәвең хәерле.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-10-2020/tabib-yort-hayvannarynnan-koronavirus-infektsiyasen-yoktyru-kurkynychyn-b-yal-de-5778304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X