erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йорт шартларында ананас үстерәләр

Заһидуллиннар гаиләсендә ананас алты ел инде үз “кеше”, - дип яза Шәхри Казан газетасы.

Дәү әниләренә килүгә, бусагадан узуга Рияз өстен дә салмый гөл чүлмәге янына килә. Анда бик күпләр кибеттән алып кына сыйлана торган чып-чын тропик җимеш – ананас үсә.

Дәү әнисе: “Өлгереп җитсә, улым, синең туган көнгә алып ашарбыз”, – ди. Рияз – “Тукай оныгы”, апрельнең 26сында туган. Ул көнгә өлгереп бетмәсә, алда тагын бер туган көн көтә – дәү әтисенеке 5 майда.

...Сабада яшәүче Заһидуллиннар ананасны алты ел үстерә инде. Күңелең биреп карасаң, туган җирем еракта дип тормый, үсә икән бит ул, хәтта тырыш-уңган хуҗаларны тәмле сусыл җимеше белән дә сыйлый.

Улларына 18 яшь тулган көнне бәйрәм табынында көньяк җимеше дә була. Тәмләп ашаган ананасның яшел фәсен чәчәкләр-гөлләр яратучы Чулпан ханым сулы савытка утыртып куя. Аннары тамырлар җибәргәч, туфракка күчерәләр. Шулай, үсә барган саен, савытын да зурайтып торалар. Дүрт ел дигәндә үзен яратып караган хуҗаларга ананас беренче җимешен күрсәтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бергәләп сыйлангач, (үзең үстергәч ул тагын да тәмле була икән!) анысының да яшел фәсен суга утыртып куялар. Бу юлы инде Чулпан ханым ананас үстерүнең остасына әйләнә. Интернетта хәзер атаң белән анаң гына юк диләр бит. Шуннан карап серләрен өйрәнә. Сулы савытка бу юлы бераз гына бал да өсти. Әллә баллы су ошап китә, әллә инде ватаны Татарстан булганга ананас куагы бу юлы җимеш бирер өчен дүрт ел узганны көтми. Ел ярым дигәндә нәни йодрык хәтле җимешкә тулыша. Менә шул ананасны карап, хәлен белеп йөри инде дүрт яшьлек оныклары.

Чулпан ханым элек мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан. Хәзер хуҗалык кирәк-яраклары кибетендә эшли. Берсеннән-берсе матур гөлләр үстерү аның хоббие. Ананастан тыш ул тагын инҗир, пассифлора һәм башка җимешләр дә үтерә. Аның бу яраткан эшеннән күңеле шатлана. Гөлләр бит алар җанны дәвалый. Ә менә ананас гөле тәнне дә дәвалый. Җимеше бик файдалы диләр.

 - Аны үстерүнең бер авырлыгы да юк, - ди Чулпан ханым үзе. - Вакытын белеп утыртырга гына кирәк. Кыш көне Яңа елда ашаганы үсеп китми. Бик ерактан таушалып килә күрәсең, яшәү көче кими. Ә менә җәй көне ашаганын курыкмыйча утыртырга була. Фәсен алуның да үз серләре бар. Аны пычак белән кисәргә ярамый. Әкренләп борып чыгарырга кирәк. Аннары төбендәге кабырчыкларын шактый чистартып суга утыртасы, бераз бал салырга икәнен аңлагансыздыр инде. Төбе савыт төбенә тиеп тормаска тиеш. Суны да бик күп сибәсе түгел аңа. Уртасына бераз гына. Җимеш биргәч, ананас куагының “анасы” корый башлый. Тик төбеннән тагын бер яңа үсенте чыга. Бернинди ашлама да сипмим. Әфлисун кабыгы торган суны ананас та башка гөлләр дә бик ярата.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/zaidullinnar-gailsend-ananas-alty-el-inde-z-keshe 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X