erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йортка ничек бәхет кертергә?

Һәркемнең бәхетле буласы килә. Ә аны ничек итеп өйгә “тартып” китерергә? Бу җәһәттән галимнәрнең фикеренә колак салыйк әле. Әйе-әйе, галимнәр үз өеңдә ничегрәк итеп бәхетле булу юлларына кадәр эзли.

Амстердамның Врие университеты тикшеренүчеләре бик күп тәҗрибәләр уздырып караганнан соң, яшел һәм сары төсләрнең кешегә бәхет-шатлык хисләре китерүен ачыклаган. Тик төсләр белән артыгын мавыгу кирәкмәс. Гәрчә, бәхет күп була алмый, дигән гыйбарә яшәп килсә дә, ди галимнәр.
Әлбәттә инде, шундук өйнең бөтен стеналарына сары яки яшел обой ябыштырып чыгарга, дигәнне аңлатмый бу. Әйтик, өстәлгә – сары ваза утыртырга яки тәрәзләргә яшел пәрдә элеп куярга да мөмкин ич. Шулай эшләп карагыз әле, төснең организмга могҗизалы йогынтысын тоймый калмаячаксыз!
Голландия галимнәренә ышанмыйсыз икән, америкалыларның сүзенә колак сала аласыз. АКШның Ратгер университеты тикшеренүчеләре тәҗрибә юлы белән яңа өзеп алынган чәчкәләрнең бәхет һәм канәгатьлек хисләре китерүгә ярдәм итүен раслаган.
Һәй, кыйммәткәрәк төшәр шул, озакка да чыдамый бит әле бу матурлык, дип уфтанып куйдыгызмы? Хәер, бакчалы кешеләр иртә яздан кара көзгә кадәр йортларын чәчәк бәйләмнәре белән бушлай бизәп торырга мөмкин ич. Бары тик чәчәк үстерергә иренмәскә генә кирәк.
Ә менә Бөекбританиянең Портсмут университеты галимнәре фикеренчә, иске фотосурәтләр карап утыру күңелгә ниндидер бер рәхәтлек, тынычлык иңдерә. Ара-тирә гаилә альбомын актарып чыгыгыз әле. Шәт, шулай икәнен, үзегез дә чамаламый калмаячаксыз.
Шәм яктысы да кеше күңелен тынычландыруга булышлык итә икән.
"Chemical Senses" үткәргән сынаулар ут күренешенең авыр эш көненнән соң организмга яхшы йогынты ясавын күрсәткән.

 vatantat.ru. samopoznanie.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yortka-nichek-b-het-kerterg-297384/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X