erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җырчы Альбина Абрамова: «Күзләрем күрми, дип елап утырганым булмады»

Теләк кирәк! Җырчы Альбина Абрамова әнә шулай ди. Дөньяның матурлыгын күрүдән мәхрүм кыз кешеләрне йөрәге аша тоя. Үҗәтлеге, тырышлыгы белән Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, хәзер магистратурада укый. Җырлар яздырырга да өлгерә. Шушы көннәрдә генә гаиләле дә булган, кияүгә чыккан.

–  Күзләрем күрми, дип елап утырганым булмады. Үземне ничек бар шулай яраттым. 3 яшьтә җырлый белә идем инде. Беренче тапкыр 4 нче сыйныфта укыганда зур сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, җырчы булам, дидем. Башка һөнәр аласым килмәде. Шул теләк мине бүгенгәчә озата килде, – ди Альбина.

Түбән Камада 8 нче сыйныфны тәмамлагач, аны Лаешка күрмәүчеләр өчен махсус мәктәпкә җибәрәләр. Урта белем алгач, хыялын тормышка ашыра – Винера Ганиева классына укыр­га керә.

– Әтиемә бик рәхмәтлемен. Казанга укырга кергәч, ул минем белән монда күченде. Әнием әлегә Түбән Камада яшәп калды. Тиздән ул да безнең янга киләчәк. Әти гел минем белән, укырга алып килә, кабинетларга  кертеп куя. Дәрес беткәч, алып чыга. Аның ярдәме белән йөрим. Укулар тәмамлангач, бергә кайтып китәбез. Нинди генә уңышларга ирешсәм дә, мин әти-әниемә рәхмәт укыйм. Мине  тудырганнары өчен рәхмәт! Дөрес, сау-сәламәт туып, соңыннан күрми башлавым белән алар башта килешә алмый.  Тугач та, гәүдә авырлыгым җитмәгәч, кислородка кушканнар. Артыгы белән тотканнар. Шул вакытта күзләремә зыян килгән. Әти дә, әни дә минем белән булган хәлне язмыш сынавы дип кабул иткән, – ди Альбина. – Рәхмәт, алар мине кызганып утырмады. Мин дә үземне сау-сәламәт итеп тойдым. Беркайчан да күзләрем күрми дип кимсенмәдем.

Альбина бары тик яктылыкны күрә.  Кешеләрне тавышы, сулышы, адымы аша таныйм ди. Ире Рөстәм белән «ватсап»тагы төркем аша танышканда тавышына игътибар итә. Ышана ул аңа. Һәм ялгышмый да. Рөстәмнең сихри тавышы кызның балачак хыялларын тормышка ашыра. Алар башта телефон аша  аралашалар. Соңрак егет кызны очрашуга чакыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ирем миннән 10 яшькә олы. Мин үзем дә, олырак кешегә кияүгә чыксам иде, дип тели идем. Аралаша башлауга, үз кешем икәнне сиздем. Күңелем ялгышмады.  Күптән түгел никах уздырдык. Әле менә зур итмичә туй ясарга да хыялланабыз, – ди Альбина.

Җырчы кыз киләчәктә матур җырлар яздырырга тели. Иҗатына көч биреп торучылары да бар. Гаилә хакында да онытмый. Күп итеп балалар үстерәсе килә:

– Шушы яшемә җитеп, кешеләрдән үземә карата салкын караш сизмәдем. Бармак төртүчеләр дә, рәнҗетеп сүз әйтүчеләр дә булмады.  Тормышны яратам, үземне сау-сәламәт хис итәм. Янәшәмдә әти-әнием бар. Инде ирем дә – миңа терәк. Аның күзләре бераз күрә. Шуңа да икәү генә каядыр барып та кайта алабыз. Кеше хыялланырга тиеш. Эчтән теләген дә теләсен. Аллаһы Тәгалә үзе юлын күрсәтә. Иң мөһиме, үзеңне башкалар кебек итеп тоярга кирәк.  Дөньяны яратсаң, ул да сиңа елмая…

Гөлгенә Шиһапова

https://vatantat.ru/2020/10/36721/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X