erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җырчы Эльмира Кәлимуллинаны талаганнар

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бер тиен акчасыз калган. Бу хакта ул бүген иртән үзенең инстаграмдагы битендә язды.

«Кычкырып елап утырам... Бүгенге иртәм шулай башланды. Яндекстакси да минем карта аша нәрсәләрдер алганнар. Шул хакта миңа уннан артык смс килгән. Картамда хәзер НОЛЬ... Сбербанк исә шундый «тиз» аңына килгән, картамдагы акчаларны алып бетергәч кенә аны блокировать иткән. Шаккатырсың! Мошенниклар ничектер «премиум клиент»ның шәхси мәгълүматларыннан файдаланганнар һәм картада булган бөтен акчаны алганнар. 

 

Шулкадәр зур гаделсезлек! Күңелемдәге үпкәне тыя алмый елыйм гына. Мин – артист, музыкант. Табыш алыр җирем – бары тик сәхнә, концерт эшчәнлеге генә. Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, дәүләткә салымнарымны түләп барам: закон бозганым юк – намусым чиста. Һәм менә мине... бернәрсәсез калдырдылар. Илдәге соңгы вазгыять аркасында мин бүген эшсез, беркайдан акча килер җирем юк. Кайчан барысы да элеккеге эзгә төшәсен белгән дә юк. Инде менә картамда булган акчамны да урладылар... Банк белән  элемтәгә кердем, алар: «Без сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, банк акчагызны кире кайтармый, моңа гарантия бирми», – диделәр. Полициягә мөрәҗәгать итәргә, мошенниклар корбаны булуым хакында гариза язарга куштылар. Сбербанкка «рәхмәт» инде. Гарантия өчен дә «рәхмәт», халык турында уйлавы өчен дә».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эльмира постына комментарийлар (ә алар бик күп!) язучылар арасында Сбербанк та бар. «Без бу хәлнең ничек килеп чыкканын һәм нәрсә эшләргә булганын тикшерәбез. Нәтиҗәләр булуга сезгә хәбәр итәрбез. Аз гына сабыр итегез», – дип язалар алар.  

Җырчының хәләл акчасына кул сузган мошенниклар табылырмы, банк бу очракта үз клиентын (премиум клиентын!) яклый алырмы –  яңалыклар көтәбез. Алар Эльмира өчен сөенечле булыр дип өметләнәбез.  

http://www.syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/yaratkan-yrchybyz-elmira-klimullinany-talagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X