erid:2VtzquqpS7d
Җырчы Гүзәлемнең шатлыгы эченә сыймый
Арча яңалыклары

Җырчы Гүзәлемнең шатлыгы эченә сыймый

"Бик зур рәхмәтләрем матурым Салаватка. Син мине шундый нык зурладың. Мин сине бик яратам, хөрмәт итәм", - ди ул.

«Дуслар, ниһаять, бу көн дә килеп җитте. Мин – руль артында. Менә шушы доганы утырган саен укырмын. Бик зур рәхмәтләрем матурым Салаватка. Син мине шундый нык зурладың. Мин сине бик яратам, хөрмәт итәм. “Матиз” бүләк итәм дигәч, „Матиз“ көткән идем. Ләкин Салават абыегыз миңа „Мерседес“ бүләк итте. Үзе „Тойота Камри“да йөрсә, хатыны  „Мерседес“та җилдерәчәк. Рульдә булгач рәхәт, барысына да өлгерәм», – дип шатлыгы белән бүлеште Гүзәлем.

Фото: ачык чыганак

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/G-z-lemne-shatligi-echen-siymiy-484112/


Нет комментариев