Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җырчы Расих Галимҗанов Арча редакциясендә (ВИДЕО)

    Бездә кунак бар.

    Район мәдәният йортында эшләүче яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов редакциягә кайвакыт теге яки бу йомыш белән кергәләп чыга. Безнең хатлар һәм авыл хуҗалыгы бүлмәсенә сугылмый калмый. Кызыклы хәлләрне сөйләп безне рәхәтләндереп бер көлдерә.

    Хезмәттәшебез Ильяс абый: "Расих, бер җырлап та бир инде әйдә!" -- дип күтәреп алды. Ә Расих ялындырып тормады. Рәхәтләндереп җырлап җибәрде... Бүлмәбезгә башкалар да кереде. бергәләп җыр тыңладык.

    Реклама

    Рәхмәт Расих, шулай күңелләрне күтәргәнең өчен! Исән--сау бул!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: