Реклама
Продюсер Иосиф Пригожин һәм Валерия күптән түгел коронавирус пандемиясе аркасында үзләренең керемнәре азаюын, аларга ярдәм кирәк булуы хакында язган иде. Бу хәбәр гади халыкның гына түгел, ""Русия Коммунистлары" партиясе әгъзаларының да ачуын кабарткан.
Чит илләрдә күчемсез милекләре, банкларда зур маялары булган артистларның адәм көлдереп хөкүмәттән ярдәм сорап утыруы коммунистлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылган. Алай гына да түгел, Пригожин белән аның хатынына гуманитар ярдәм йөзеннән тиз пешә торган "Доширак" тукмачлары җибәрелгән.
"Ачтан үләсегез килмәсә, завод яисә төзелештә эшләргә тәкъдим итәбез," - дигән коммунистлар. Продюсерның хатынына исә җыештыручы вакансиясе барлыгы әйтелгән.
Социаль челтәрләрдә бу хәбәр уңаеннан халык та беравыздан продюсер белән җырчыны тәнкыйтьли. "Бүген очын-очка ялгап яшәүче кешеләргә үзләре ярдәм күрсәтәсе урынга, оятсызланып, акча теләнәләр" - дип яза яше-карты.
Фото: ivona.bigmir.net
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз