erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрәге аша үткәргән

Роза Сәгъдетдинова турында сүз чыкканда иң беренче күз алдына бала табу йорты, якты дөньяга яңа аваз салган сабыйлар килә. 1963 елдан башлап 40 ел гомерен шул хезмәткә багышлаган, атказанган табибә исемен алган танылган акушер-гинеколог ул. Күптәннән лаеклы ялда. Шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә.

Хатын-кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Әмма бу очракта әйтмичә дә калып булмый. Хәер, барыбер аңа беркем дә 80 яшь бирми. Гаҗәеп мөлаем, җитди, әмма шул ук вакытта ягымлы йөзле бу ханым белән шулай тиз аралашып, рәхәтләнеп сөйләшеп китәрбез дип гомер уйламаган идем. Чөнки без аңа табибә дип карарга өйрәнгән.

– Әнием тарихи шәхес булган, дисәм дә ялгышмам. Элек Идел буендагы авылларда яшәгән татарларны социаль яктан куркыныч, дип ераккарак куып җибәргәннәр. Әниләр дә бу дулкынга эләккән. 1925 елда кире кайтырга рөхсәт булган. Сигез гаилә Идел буена бер бик матур урынга килеп урнашкан, землянкалар казып тора башлаган. Әни аңа Бакча-Сарай дип исем кушкан. Тау кырыенда урнашкан чишмә дә әнием Хәят исеме белән атала. Беренче булып ул урынны әни тапкан, – диде ул.

Еллар үтеп, кияүгә чыгып, уллары туганнан соң гаилә Минзәләгә китә. 1939 елда Роза туа. Әтисе вафат булганда, кызга нибары биш яшь була. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән калган анага аларны аякка бастыру җиңелләрдән булмый. Шулай да сынатмый Хәят апа. Тора-бара балалар үсеп җитеп таралыша башлый. 18 яшендә Роза, аннан сеңлесе Алсу укырга китә. Гомере буе укытучы булып эшләгән Хәят апа шигырьләр язып үзенә юаныч таба. Алсу ханым шуларны туплап китап та бастырып чыгарган. Роза ханым аны истәлек итеп саклый, шигырьләрне рухланып, һәр юлыннан тәм табып укый.

– Үзе авыргач, әти: “Роза кызым табибә булыр,” – дия иде. Аның бу сүзләре дә колакка кергәндер. Әмма мин кечкенәдән табибә булу турында хыялландым. Физиканы начар белә идем, шуңа 7 сыйныфтан соң Минзәлә медицина училищесында укый башладым. Имеш, анда физика юк, имтиханнарымны бишкә бирәм дә, институтка юл ачам. Тик 2нче курста физика фәнен кертеп куймасыннармы. Моны белгәч, канатым каерылды, – дип искә ала Роза Сәгъдетдинова. – Бәхетемә, өченче курстан физиканы химия белән алыштырдылар. Миңа бәхет елмайды. Аны 5кә бирдем, институтта белем ала башладым. Ул чактагы хисләремне сүз белән генә әйтә алмыйм. Мин бик бәхетле идем. Тулай торакта 30 кешелек бүлмәдә 31нче булып яшәвем, дус кызым белән кечкенә генә урында ятуым да күңелле мизгелләр булып истә калды. Стипендиягә генә яшәсәк тә, театрына, киносына да йөрдек, бөтен нәрсәне йотарлык булып яшәдек.

Булачак ире Фидаил белән дә Роза институтта таныша. Икенче курстан бергә укыйлар. Оялчан егет кызга күз салса да, сүз катарга йөрәге җитми.

– Бию кичәләренә дә йөрми иде ул. Берзаман күренә башлады. Кырыйда басып тора да, 11 тулганда кайтып китә. Аптырый идек. Ахырдан белдек, еракта яшәгән һәм трамвай сәгать 11гә кадәр генә йөргән икән. Үзе биергә чакыру юк инде. Иң соңгы биюдә, гадәттә, вальска кызлар чакыра. Музыка уйнау белән бер егет мине Фидаил каршына этә-этә китереп бастырды, – ди Роза ханым шул чакны күз алдына китергәндәй үз алдына елмаеп куеп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай кавыша бу пар. 6нчы курста укыганда өйләнешеп тә куялар, студент туе үткәрәләр. Аннан Арча хастаханәсенең баш табибы Владимир Кувин аларны сайлап алып (элек баш табибларга шундый мөмкинлек бирелгән) Арчага алып кайтып китә, хастаханә ишегалдындагы йорттан фатир бирә. Берсе акушер-гинеколог, икенчесе хирург (аннан Фидаил Сәгъдетдинов укып кайтып, 47 ел рентгенолог булып эшли) булып урнаша.

– Бик кирәкле кешеләр булып килдек. Ул чакта барлыгы 13-14 табиб. Гинеколог бер мин. Балтач, Әтнә районнары да Арчага карый. Авырулар, бала табучылар бик күп,  – ди Роза ханым. – Хезмәтемне бик яраттым. Бөтен барлыгымны биреп эшләдем. Гаилә, балалар турында да оныта идем. Хатын-кызларның кичерешләре минем йөрәгем аша үтте. Баш табиб минем эшемнән бик канәгать булды. Шуңа 10 ел дигәндә атказанган табибә исеме бирдерде. Бу бик сирәк очрый торган күренеш. Атказанган табиблар бик күп, ун елдан соң алганнары өчәү генә. Аларның да берсе мин. Бу хакта мактанып та, горурланып та әйтә алам.

“Ун ел сез авторитетка, аннан авторитет сезгә эшли”, – дия торга була әнисе. Башта аның исеменә тап төшермибез, дип тырыша балалары. Өчесе дә атказанган исеменә ия була. Аннан инде ул исемгә лаек булырга тырышалар. Хезмәт тә җиңеләя башлый, бер-бер артлы гинекологлар Рәйсә Фәйзуллаева, Раушания Хәсәнова, Гөлсинә Исламова, Галия Әхмәдуллина, Гөлназ Фәйзрахманова килә. “Укучылары укытучыларын узып китәргә тиеш, диләр. Алар барысы да минем кул астында эшләде һәм мине узып китте. Мин аның өчен бик шат”, – ди Роза ханым.

Ә менә әти-әниләренең ничек эшләгәннәрен, төн урталарында чыгып китүләрен күреп үскән балалары ул һөнәрне сайламый. Шамил Казанда төзүче, Ләйлә педагогика көллиятендә укытучы. 57 ел башкаларга үрнәк булып яшәгән бу парның бүген оныклары, оныкчыклары бар инде. Өй яннарында бакчалары гөлгә күмелгән, буш вакыт булдымы Бакча-Сарайга кайталар. Шулай гөлләр арасында яшәгәнгә күңеле белән мәңге яшь Роза Сәгъдетдинова.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X