erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрибез без яу белән...

Наласа авылы имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәткә: “Әхәт Гыйльметдиновны күмгәндә: “Бу әйбәт кеше идеме?” – дигән сорау бирдегезме?” – дидем. “Юк, мин ул сорауны бирергә онытканмын да”, – дип җавап бирде ул.

 

 

Юк, Зөфәр хәзрәт һич тә онытмагандыр инде ул сорауны бирергә. Авылдашларын уңайсыз хәлгә куясы килмәгәндер. Дин бу мәсьәләдә дә  зирәклек күрсәтә, үлгән кешене әйбәт яктан гына искә алыгыз яки бөтенләй дәшмәгез, дип өйрәтә.

Бервакыт Җәлил хәзрәтнең Сикертән клубында сөйләгән вәгазьләрен тыңларга туры килде. “Урамда яткан исерекне дә бик каты итеп сүкмәгез, ул сезгә гыйбрәт итеп җибәрелгән”, – дигән иде ул.

Мине иң гаҗәпләндергән нәрсәләрнең берсе – кемдер үлсә бар кеше шунда чаба башлый. Кабаланасы да юк инде, югыйсә, хәзер аңа син килдең ди, килмәдең ди. Ул исән вакытта кайда идегез? – дип сорыйсы килә.

Наласаларның абыйсын үтергән авылдашларын яклап, үлгән кешене сүгеп йөрүләре миңа бик гаҗәп тоелды. Хәзер инде үзен яклый алмый торган Әхәтне күпме сүксәгез дә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә бит аңа бөтен авыл диярлек рәхмәт укыган вакытлар да булган. Казанда авиация заводында эшләгәндә күпме кешене яхшы сыйфатлы электр чыбыклары белән тәэмин иткән ул. Авиация заводында теләсә кем эшли аладыр, дип уйламыйм. Бер генә кеше дә аның кибеттән аракы ташыганын күрмәгән, өйләрендә һәрвакыт чисталык һәм тәртип иде, дип әйтеп торалар. Хәтта 15 ел эшләгән тәҗрибәле участок инспекторының да мәрхүмгә карата дәгъвасы юк.

Әхәт Гыйльметдинов миңа редакциягә язмалар китерә башлаган еллардан таныш иде. Шундый осталык белән яза  белүенә соклана идек. Һәр җөмләсе, өтер, нокталарына кадәр үз урынында. Бүген инде кулланышта булмаган элекке татар сүзләренә кадәр куллана. Мәгънәле, гыйбрәтле язмалар. Иң соңгы тетрәндергеч язмасы “Наласа сталины” иде.

Мин аның энесен бөтенләй белмим, күргәнем дә булмагандыр. Теле әшәке, фәлән-төгән булган дип кеше гомерен өзәргә берәүнең дә хакы юк. Әлеге йортта фаҗига килеп чыкканчы ник берегез дә чаң сукмаган?

Без өлкәннәрнең гамәлләрен балалар, яшьләр күреп тора, шуннан үрнәк ала, нәтиҗә ясый. Шуны онытмасак иде.                              

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X