erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрәк нәрсә ярата?

Сездә йөрәк-кан тамырлары авырулары булмасын, дисәгез, мөһим органга ниләр кирәк икәнлеген онытмагыз.

Хәрәкәт.
Көненә 300 метр булса да җәяү йөрсәгез, йөрәгегез дә сөенер, хәлегез дә яхшырыр. Табиблар инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә. Хәтта эт сатып алырга да тәкъдим итүчеләр бар. Чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этне көненә ике-өч тапкыр урамга алып чыгарга туры киләчәк. Шул вакытта кеше саф һава сулый һәм хәрәкәтләнә.

Дөрес туклану.
Йөрәк өчен бу бик мөһим. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирегез. Терлек мае урынына үсемлек мае кулланыгыз.

Йөрәккә нәрсә кирәк?
Калий.
Организмнан кирәкмәгән артык сыеклыкны чыгара, йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий ногыт борчагында, борчакта, абрикоста, шәфталуда, кара җимештә, кипкән ак гөмбәдә, каен гөмбәсендә, кара чәйдә, какаода, куерылган сөттә күп.

Магний.
Кан тамырларын киңәйтә, бәвел кудыру үзлегенә ия. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак – үсемлек продуктлары. Магний карабодайда, солыда, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, каһвә, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.

Йод.
Матдәләр алмашынуга яхшы тәэсир итә, бигрәк тә атеросклероз булса. Диңгез продуктлары: балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбестәсе йодка бигрәк тә бай. Ул, шулай ук, иттә, йомыркада, сөт, чөгендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виноград, сливада бар.

С витамины.
Кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл болгар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, сырганак, карлыган.

В төркеме витаминнары.
Атеросклерозны кисәтергә, аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашынуын яхшыртырга ярдәм итә. Чүпрә, бавыр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләр кулланырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РР витамины (никотин кислотасы).
Чыганаклары: ярмалар, ногыт борчагы, эре тарттырылган он икмәге, борчак, бәрәңге.

Р витамины.
Капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.

Клетчатка – үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре.
Ул организмнан артык начар холестеринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Ул үсемлек продуктларында гына – яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда бар.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Y-r-k-n-rs-yarata-375626/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X