erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрәк сайлаган һөнәр иясе

Казан кызы Люция  Әхмәтгәрәеваны язмыш авылга килен итеп төшерә. Гомерлек юлдашын очратып, Люция ханым 1981 елның җәендә тормышын авыл белән бәйли һәм хезмәт юлын мәгарифкә багышлый

 

Мәктәпне тәмамлагач, университетка  ике баллдан калып керә алмагач,  читтән торып укырга кереп, мәктәпкә эшкә урнаша ул. Мәктәп директоры үзен укыткан укытучы була. Люция ханым аңа бик рәхмәтле.

Динә Зенцова аны эшләргә өйрәтә. Гел авыр эшләр йөкләп, күп санлы конференцияләрдә катнашырга, тәҗрибә уртаклашкан семинарларда чыгыш ясарга өнди. 19 яше дә тулмаган килеш Мәскәү аркылы Татарстан балалар делегациясен Кырымга, Артек лагерена  алып бара. Директор Динә Зенцова һәм рус теле,  әдәбияты укытучысы Нина Андреева укытучы һөнәренә мәхәббәт башлангычы сала да Люция Әхмәтгәрәева күңеленә.

Яңа Кенәр авылына килен булып төшкәч тә балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша ул. Аны профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп куялар. Бакча мөдире белән бергә балалар бакчасының тышкы ягын һәм уен бүлмәләрен үзгәртү өстендә эшлиләр. Тормыш иптәше Рүзәл белән иртә-кич агачтан уен почмакларын яңарталар. Авыл балаларын бик кызганган ул. Чөнки, шәһәр балалары белән чагыштырганда, мөмкинлекләр бик аз була ул заманда. Шул елларда балалар бакчасы күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләнә. Балалар өчен җәйге чорда чыныктыру лагере, кечкенә бассейн, балыклар аквариумы, яңа тәрбия чаралары булдырыла.

1986 елның сентябреннән райондагы өч мәктәпкә башлангыч сыйныфларга дүрт еллык программа кертелә. Балалар бакчасындагы ике тәрбиячене мәктәпкә эшкә чакыралар. Шулай итеп, 3 яшьтән тәрбияли башлаган ясле балаларын 1 сыйныфка туплап, Люция ханым башлангыч сыйныф укытучысы хезмәтенә керешә. Озак-ламый рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта башлый. Бик яратып башкара ул һөнәрен. Тик аны кабат балалар бакчасы үзенә дәшеп ала. 2008 елга кадәр Яңа Кенәр балалар бакчасы мөдире булып хезмәт куя. Бихисап яңа башлангычлар, кызык-

лы танышулар, җаваплы мизгелләр, горурланырлык нәтиҗәләре күп була. Бу матур чорны узгач,  Люция  Әхмәтгәрәева кабат мәктәпкә кайта. Һәм бүгенге көнгә кадәр яраткан укучыларына төпле белем бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Минем янымда гел яхшы кешеләр генә булды кебек. Шуларның берсе – тормыш иптәшем Рүзәл иде,” – дип искә ала ул. Гел янәшәсендә булып, ярдәм итеп торучы,  рәссам, агач эше остасы, ут һәм тимер эше белгече була аның тормыш иптәше. Ике улы, ике терәге – Раиф һәм Раниф. Бүген алар әниләре өчен иң төп булышчылар. Һәркем тормышында булган кебек,  Люция ханымны кайгы-хәсрәтләр читләп үтми.  Җиде яшендә олы улы Артур фаҗигале төстә вафат була, ун елдан соң әтисе дөнья куя, дүрт ел элек Рүзәле дә кинәт кенә мәңгелек йортка күчә...

Зарифа әбисе һәм сугыштан әйләнеп кайткан бабасының “Яхшылыкны шыпырт кыл, кешеләр белмәсә судагы балык белер, кылган игелегең үзеңә изгелек булып кайтыр, бәхет тынычлыкны ярата”, дигән сүзләрне искә алып гомер итә Люция  Әхмәтгәрәева. Авылдашлары әйтүе буенча, аның йортына сукмак бер дә өзелми: киңәш сорап, дөрес сүзләр эзләп, гаилә проблемаларын аңларга еш киләләр аның янына. Мондый кешеләр белән очрашып сөйләшкәч, күңелгә җылылык керә.

Хезмәт юлыгыз зур ихтирамга лаек, Люция ханым. Балаларга багышланган 40 ел гомерегез үзегезгә изгелек булып кайтсын. “Мөгаллимә булып яшәгән кешенең гамәл дәфтәре өзелми”, – дип язылган бит Коръән сүрәләрендә...

Гөлнур Миннебаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X