erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрәк турысында ярчык йөртә

Авырлыклар алдында куркып калмый Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифҗан ага Шәфыйков

 

Орнашбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз абый Сабиров ара-тирә шалтыратып: “Энем, без районда ничәү калдык икән?” – дип сорый иде. Узган ел ул да вафат булган, урыны җәннәттә булсын.

Гаяз ага 17 яшьтә армиягә алына, сугыш юлларын узып, 8 ел 3 ай хезмәт итеп кайта. Озак еллар авыл Советы рәисе, Наласа сәүдә берләшмәсен җитәкли.

2005 елда, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 60 ел тулганда районда 350дән артык сугыш ветераны исән-сау булган. Бүген алар – нибары 19.

14 мартта район башлыгы Илшат Нуриев Зур Бирәзә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифҗан ага Шәфыйковка “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале, бүләк тапшырды. 18 ветеранга мондый бүләкләр тапшырылган иде инде. Шәрифҗан ага яңа гына хастаханәдән кайтты.

Ветеранны Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, район Советы депутаты Рәүф Гыйлаҗетдинов та котладылар, алар да бүләкләр белән килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиде балалы зур гаиләдә үсә Шәрифҗан. Кияргә кием, ашарга ризык булмаганлыктан балаларның алтысы үлә, бары тик Шәрифҗан гына исән кала. Ул 12 яшьтә вакытта әтисе дә вафат була.

Яшәргә омтылучан гына түгел, бик сәләтле бала була ул. 1 сыйныфны тәмамлагач, 2–3нче сыйныфларда укып та тормыйча, 4 сыйныфка алалар. Урта мәктәпне дә тизләтелгән рәвештә тәмамлый. 17 яшендә, 1942 елда армиягә алалар.

Ерак Көнчыгышка алып китәләр. Ә егетнең чын сугышка барасы, дошманнардан үч аласы килә. Фронтка җибәрүләрен сорап рапорт яза. Аның гаризасын канәгатьләндерәләр. Казанда өйрәтүләр уза. Бик тырышып өйрәнә, аны шунда укытырга калырга өндиләр. Тик ул һаман фронтка ыргыла.

Белоруссия фронтына эләгә. Сугыша-сугыша күп шәһәрләрне азат итәләр. Каунас шәһәре өчен сугышларда бик нык яралана, снаряд кыйпылчыклары башка, ике кулга, эчкә  эләгә. Йөрәк турысында әле дә ярчык йөри. Анда да исән калган якташыбыз яңадан сафка басып, Германиягә барып җитә.

Сугыштан соң ул төзүче һөнәрен сайлый, 25 ел төзү оешмасында эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X