Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Җырлата да елата... (ВИДЕО)

Алар алдында баш иябез.

Җырлата да елата...

Румия Надршина

Арча үзенең әлифбачылары Сәләй ага Вәгыйзов һәм аның хатыны Рәмзия Вәлитова белән танылган район. 40тан артык мәктәп дәреслекләре, фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар бастырып чыгарган, йөзләгән мәкаләләр язган, меңләгән студентка  белем биргән галим-педагоглар.

Видеода Арча педагогика көллиятендәге очрашуда әлеге уку йортының элеккеге җитәкчесе Илдус Сәгъдиев һәм Сәләй ага белән Рәмзия ханымның улы Камилнең хатыны Лилия ханым сөйли.

Видеода "Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев Сәләй аганың яратып җырлый торган "Олы юлның тузаны" җырын гармунда үзе уйнап үзе җырлый. Аннан соң Корьән ашыннан бер күренеш.

Алар хөрмәтенә Арча педагогика көллиятендә истәлек тактасы эленеп тора, “Әлифба” музее эшли, очрашулар үткәрелә. Әле менә яңа гына Рәмзия Вәлитованың туган көне уңаеннан (29 март, 1914 ел) җылы бер очрашу булды. Рәмзия ханым – 1937–1969 елларда Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укыткан педагог, СССР халык мәгарифе отличнигы, Татарстан АССРның атказанган укытучысы (1961), Каюм Насыйри премиясе лауреаты. Очрашуны “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев оештырды. Кичәгә Рәмзия ханым белән Сәләй аганың улы Камилнең хатыны Лилия ханым, укучылары, Арча педагогика көллиятендә 21 ел җитәкче булып эшләгән Илдус Сәгъдиев, “Әлифба” музеен оештырган һәм музей җитәкчесе булып хезмәт иткән Сания Камалетдинова, Айван мәчете имамы Надир хәзрәт килгән иде. Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова кунакларны каршылап, хәлләрен сорашып, истәлекләрне яңартып, очрашуның ахырына кадәр шунда булды. Әлифбачылар үзләре исән вакытта да, бакыйлыкка күчкәч тә һәм Сәләй аганың туган җире Самара өлкәсе Камышлы районы Байтуган авылыннан туганнары, авылдашлары килгән очрашуларда да катнашкан, истәлек-чыгышларны тыңлаган бар.

1936 елда Рәмзия белән Сәләй педагогия институтында укыганда соңгы курста өйләнешәләр. 1937 елда яшь белгечләрне юлла­ма белән Арча педагогия училище­сына эшкә җибәрәләр. Торак бирәләр. Бер‑бер артлы ике ба­лалары – Камил белән Римма туа. Ә аннан соң сугыш башлана. Яшь әтине сугышка алалар. Сәләй Харьков янында әсирлеккә эләгә. Сугыш бетеп, әсирлектән котылгач та, туган ягына кайта алмый, хыянәтче дип, 10 елга сөргенгә сөрәләр. Рәмзия ханым ике баласын ияртеп, Печора елгасы тирәсендәге лагерьга ике ел рәттән бара. Тормыш аяусыз. “Хыянәтче ире янына йөрүче” хатынны эшеннән алалар, фатирдан чыгаралар. Сабыйлары белән танышларына сыенган Рәмзия ханым иреннән хат ала. Баш тарт миннән, фамилияңне алыштыр, шунсыз сиңа көн күрсәтмәячәкләр, балалар турында уйла, мин монда ничек тә түзәрмен, минем өчен кайгырма, дип яза Сәләй Гататович. Башка чара калмагач, Рәмзия ханымның ирен тыңламый хәле калмый. Шулай итеп, Рәмзия Вәгыйзова яңадан Вәлитова була. Яңадан эшенә алалар, фатирлы итәләр. Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова) – 1914 елның 29 мартында Стәрлетамакта туа. Әтисе – Гыйләҗетдин Баязитов чыгышы белән Рәмиевләр нәселеннән. Рәмзия Вәлитова бик яшьли ятим кала: башта әтисе, алты яшендә әнисе үлә. Казанда Татар коммунистлар университетында укучы туганы Кадыйр кайтып, Рәмзияне һәм энесе Кәримне балалар йортына урнаштыра. Кадыйр Баязитов, саклану чарасы буларак, Рәмиевләргә бәйле “Баязитов” фамилиясен “Вәлитов”ка алыштыра, Рәмзия дә документларында Вәлитова булып китә.

Охшаш язмышлар... Сәләй ага исән вакытта: “Без бит Сталин заманында күпне күргән кешеләр. Балачагыбыз икебезнеке дә ятимлектә үтте”, – дип әйтә. Сәләйгә 6 айлык вакытта Камышлы базарында, башка кеше белән бутап, әтисен үтерәләр. Әнисе Гайниҗамал баласы Сөләйманны (Сәләй аганың мулла кушкан исеме) алып, авылдан китәргә тели. Каенанасы Шәмсехәят, шәригать буенча ир бала әтисе гаиләсендә калырга тиеш дип, баланы әнисенә бирми. Ана, ничарадан бичара, баласын калдырып, күршедәге туган авылы Усманга кайтып китә. Әби кулына калган бала бу йортта озак яшәми. Әбинең сәламәтлеге начарлангач, ул Сөләйманны баласыз гаиләгә бирә. Шулай итеп, Сөләйман Хәлиуллин Сәләй Вәгыйзовка әйләнә. Таныклыкта чын әти-әнисе Миңлегалим һәм Гайниҗамал дип язылган. 13 яшендә үги әтисе Гататдин үлеп китә. Үги әнисе Гайшә Сәләйне укыта.

Сәләй ага белән Рәмзия ханымның укучылары: “Әле дә шушы коридордан үтәләр кебек. Без аларга гомер буе рәхмәтле. Алар безне матур язарга, дөрес итеп сөйләшергә, сәнгатьле итеп укырга, грамоталы булырга өйрәттеләр, таләпчән булдылар, – дип дулкынланып сөйләделәр. – Алар эшләгән “Әлифба” иң җайлы, иң рәхәт дәреслек булды. Гади, үрнәк гаилә иделәр”. “Сәләй ага култык астына журналны кыстырып, дәрескә килеп керер иде, – дип сөйләде Арчада яшәүче Венера Шиһабиева. – Алдагы парта читенә утырып, тормыш турында сөйли башлый. Балалар укыгыз, белемле булыгыз, дияр иде. Безнең төркемдә Фоат исемле бик тә шук егет бар иде. Ул, без бит матур кызларны яратабыз. Башта синең белемең бармы, дип сорамыйбыз, дип әйтеп куяр иде, Дөрес әйтәсең Фоат, дип куәтләп алыр иде Сәләй Гататович, матурларны яратабыз. Менә шуннан фәлсәфи сөйләшүгә күчелә. Әкренләп дәрес темасына да кереп китәбез. Безнең чыгарылыш кичәсендә Сәләй ага “Ай, былбылым” җырын җырлады”.

Таңнар ата, өзелә үзәк,

Реклама

Җырлата да елата...

Очрашуны алып баручы Дамир Таҗиев кулына гармунын алды. “95 яшьлек юбилеенда Сәләй ага “Олы юлның тузаны”н җырлады”, – дип, әлеге җырны гармунда уйнап җырлады.

Олы юлның тузанында

Югалттым эзләремне.

Их, кайтарып алыр идем

Узган гомерләремне...

Рәхмәт шундый күңелләрне кузгаткан очорашуны оештыручыларга, истәлекләре белән уртаклашучыларга. Ахырдан Коръән ашы үткәрелде. Сәләй ага белән Рәмзия ханым һәм аларның балалары хөрмәтенә Айван авылы мәчете имамы Надир хәзрәт догалар багышлады.

 

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре