erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җырлы авыллар шаукымы әле бетмәде, ул дәвам итә

Килми калмагыз.

Безнең "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясендә җырлы авыллар турында клиплар эшләнде, шул авыллар турында газетабызда тулы бер бит багышланды. Бу безнең грант эше. Без аны оттык. Идеясе баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллинныкы булды. Шәп идея! Ә нишләп әле җырлы авыллар турында гына язарга, җырсыз авылга җыр тудырып була лабаса! Туган авылым Айванга карата шигырь язарга, җыр тудырырга кирәк дигән фикергә килдем. Бу фикеремне авылыбызның активисты, мәктәп директоры булып эшләгән Альмира Гатауллинага әйттем. Ул күтәреп алды. Җырның сүзләрен авылдашыбыз, укытучы, мәҗлесләр алып баручы Рәдиф Исмәгыйлев язды. Шигырь бик матур килеп чыкты. Көен Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Нәзир Фәхретдинов язды. Шулай итеп Айван турында бик матур җыр туды. Аны Рәдиф Исмәгыйлев җырлады, Нәзир Фәхретдинов баянда уйнады. Менә шул җырны тәкьдир итү кичәсе иртәгә, 24 ноябрьдә була. Килми калмагыз. Күңелле булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X