Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ышанасы килми

    Европа беренчелегенә футбол ярышлары әле тәмамланмаган. Мин дә футбол темасын дәвам итәм

    Заманында СССРның футбол командасында уйнаган Галимҗан Хөсәеновны өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли әле. Уенчылар арасында иң кыска буйлысы иде ул. Ә уены! Озын буйлылар арасыннан бөтерчек кебек кенә бөтерелеп үтәр иде дә, көндәшләр капкасына тупны кертеп тә куяр иде.

    Ул чордагы атаклы футболчылар, хоккейчыларның күбесе урамда уйнап үскән спортчылар иде. Бөтен ил футбол, хоккей, волейбол, шахмат уйнаган еллар бу. Үзебезнең Корайван авылын гына мисалга китерәм. Авылны икегә бүлеп торган елганың икенче ягындагы тигез чирәмлектә футбол кыры. Көндез укуда, эштә булган малай-шалай, яшьләр кичләрен шунда җыелып туп тибә. Авылның үзенең җыелма командасы да бар. Колхоз беренчелегенә авыл белән авыл уйный.

    Клуб бакчасы шау-гөр килеп тора, монда волейбол уйныйлар. Чират торып, отылганнар урынына яңалары керә. Клубның үзендә шахмат, шашка, домино уйныйлар. Астарак урнашкан каравыл өендә өлкәннәр кәрт суга. Акча-мазарга түгел, болай кызык өчен генә.

    Елганы бөяп куюга бала-чага шунда чаба. Каз-үрдәкләр дә шунда, авыл көтүе шунда көндезге ялга туктый. Бакалар шунда уылдык чәчә.

    Бала-чага әнә шул бака күлендә йөзәргә өйрәнә, шуннан мул сулы Кесмәс елгасында коена башлый.

    Ул елларда халыкның 99 проценты (йөри алганы) спорт белән шөгыльләнгәндер. Балалар ничә километр арадагы мәктәпкә җәяү йөри, өлкәнрәкләрнең дә төп “транспорты“ – аяклары. Ул физик хезмәтне дә исәпләсәң...

    Реклама

    Бүген халыкны күпләп спортка тарту буенча су кушып ясалган саннар ул еллардагы белән чагыштырганда көлке тоела. Балалар, яшүсмерләр арасында күпмедер дәрәҗәдә эш алып барыла әле. Әмма алар район дәрәҗәсеннән ерак китә алмый. Чөнки спорт белән хәзер акча дигән патша идарә итә. Акчаң булса, бөтен кешедән җырчы ясап була, дип шаярталар бит әле. Әмма таланты булмаса, миллионерлар балалары да әлләни ерак китә алмый. Ә талантларга юл яруы кыен.

    Хоккейда безнең район малайлары Сочига кадәр барып җиңү яулап кайтты. Авылларда да бар матур уйнаучылар, шуларны күреп олы юлга гына чыгарасы. Шундый бер малайның әти-әнисенә киңәш итәләр, малаеңда өмет бар, югарырак командага биреп кара әле, диләр. Бардым мин анда, ди ата, малайны кертеп җибәрү өчен генә фәлән йөз мең түләргә кирәк. Аннан соң ел саен түләп барасы...

    Хәзер инде бу сумма берничә мәртәбә арткан, дип әйтәләр. Ул сәләтле балаларны бушка өйрәтәсе, үстерәсе, югыйсә. Миллионнар түгеп чит ил уенчыларын баетканчы.

    Балабыз бер ярышта җиңү яулады, медаль бирделәр, – дип сөйләде бер ана. – Шатланып чыгып килгәндә арттан тренер куып җитте... “Сездән 100 сум”, – ди. Егылып китә яздым. Бирдем инде. Медальне үз акчасына алгандыр, аны да кызганып куйдым”.

    Шул дәрәҗәдә ярлымы икәнни инде без? Ышанасы килми.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: