erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ышанмыйлар…

Атасы усал булмый. Ә менә аналары чукый.

Быел җәй туганыбыз: “Әтнәгә күркәгә барам, сезгә дә алып кайтыйммы?” – дигәч, ризалык бирдек. Шул ук көнне бер айлык 10 күркә кайтып та җитте. Бройлерлар янына җибәрдек.

Интернеттан укып белдек: күркә йогышлы чирләргә бик бирешүчән икән. Хәзер эче китә, йоклап утыра башлый. Дару эчертәбез, авызларына борчаксыман кара борыч салабыз. Күркә үстерүчеләрдән белештек. “Күркәләрнең үзләрен генә тотарга кирәк, – дип киңәш иттеләр безгә. – Алар хәтта бер-берсенең тизәген дә ашый. Көл, ак бурдан өзмәскә кирәк. Ризыкны пешереп ашатырга ярамый. Күркәнең эчәгесе бик озын, пешкән ризык шунда чери башларга мөмкин”. Ә безнең күркәләр бройлерлар янында пешкән бәрәңге белән, кайнар суга туглап, төелгән арпа, бодайны (вакланган) ашарга өйрәнделәр. Яшел үләннән өзмибез. Бройлерларны хәл итеп бетергәч, үзләре генә калды. Бөтен игътибар хәзер күркәләргә юнәлдерелде. Кичтән ризыкны әзерләп куябыз. Иртән угычтан кишер, чөгендер, кәбестә уабыз, яшел үлән тураклыйбыз, шуларны кичтән әзерләп куелган ризык белән туглап бирәбез. Ризыкны бозылып ятарлык итеп күп тә салырга ярамый икән аларга. Ашап бетерерлек итеп кенә бирергә. Коры ризыктан да өзмибез. Арпа, бодай, катнаш ризык алларында тора. Үсә төшкәч, коры ризыкны да бик яратып ашыйлар. Вак таштан өзмәскә кирәк. Бүтәкәләрендәге ризык шуның белән эшкәртелә.

Бик әйбәт үстеләр. Беркөнне күтәреп караган идем: авырлыклары! “Теләсә кая очачаклар, түбә башыннан төшмәячәкләр”, – дип куркытканнар иде. Әмма очмадылар. Авыр булгач, оча алмыйлар икән. Интернеттан 6 айдан өлгерәләр, дип укыган идек. 5 ай тулганнан соң хәл итә башладык. Чистарткач үлчәдек: 10шар кило килделәр. Бар да аналар, берсе генә ата. Соңгыларын – бер анасы белән атасын узган атнада хәл иттек. Кызык: атасы күпме булыр икән? Үлчәдек: 17 кило!  

Атасы усал булмый. Ә менә аналары чукый. Артыңнан йөгереп килеп тә чукырга мөмкиннәр. Ә атасы кабарынып, читтән генә күзәтеп йөри. Ул чукып вакланмый. Үз дәрәҗәсен белә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күркә үстерү буенча редакциягә шалтыратып, үз тәҗрибәләре белән уртаклашучылар булды. Фотоларын да җибәрделәр. Без бу турыда сайтка да яздык. Язманы укучылар: “Күркәләрегезне исән-сау үстергәнсез, әйбәт булган, итен исән-сау ашарга язсын!” – дип теләгәннәрдер дисезме?! Юк, андый матур теләкләрне укырга язмады. Берәү фотодагы күркәгә: “Тавык бит бу! Бала вакытта авырткандыр, мөгаен”, – дип язган. Икенче бер ханым: “Аларга нәрсә эшләсә дә килешә. Ярый күгәрчен куймаганнар әле. Үзләрен бик акыллыга саныйлар, күрәсең”, – дигән.  “Күркәнең бот итен ашап карагыз, шырпы кебек сөяк чүпләп җаның чыга”, – дип, үз фикерен белдергән өченче берәү. “Бик дөрес, тешчистарткычлар ботында”, – дип куәтләп ала икенчесе. “Күркәнең ите төче һәм коры була, не пойдет”, – дип җиппәргән бер ир-ат. “Мин гел бавырны һәм бүтәкәсен алам. Ә ите ошамый, ниндидер тәм бар...”, – дип язган бер ханым. Күркәләр турындагы язмага битараф булмаган сайтны укучыларыбызга рәхмәт.

Безнең күркәләрнең авыр килүенә туганыбыз да ышанмады. Түшкәсен үлчәүгә салып, үлчәүнең язуын күрсәтеп, үзләренә ватсапка салгач кына ышандылар. Күркә ите бик тәмле. Ул нәрсә ашатып үстерүгә дә карый шул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X