erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юбилей алдыннан... уйланулар...

Быел “Җидегән чишмә” Арча халык театры 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ел саен бердән генә санасаң да, 35 спектакль дигән сүз.

Шушы вакыт эчендә күп кенә режиссерлар белән эшләргә туры килде. Артистлар да алышынып торды. Илфат Фәйзрахманов театрга нигез салса, Нурия Фәхриева вакытында халык театры исеменә, Рафис Сәләхетдинов эшләгән чорда “Идел-Йорт” фестивалендә җиңү яулап, Грантка ия булдык, күп кенә дәрәҗәле бүләкләр алдык.

Мин бу мәкаләне журналист буларак кына түгел, 35 ел шушы театр-

да уйнаучы артист буларак та язарга, юбилей алдыннан бераз истәлекләр белән дә уртаклашырга булдым. Заманында коллективта яшьләр бик күп иде. Хәзер алар килергә бер дә атлыгып тормый. Нигә? Чөнки халык театры ул акча эшләү урыны түгел. Чын күңелдән театрга гашыйклар гына анда “төпләнеп” кала. Ә андыйлар бар. Безнең коллектив бик дус, үзе зур бер гаилә кебек. Бернинди начарлык юк. Аралашабыз, хәлләребезне белешәбез. Расих Тимергалиев, Гөлнара Гыйниятуллина, Рәзил Камалов, Алисә Сөләйманова кебек яшь артистларыбыз бик җиңел генә шушы тату “гаиләбезне” үз иттеләр.

Халык театрына йөрү – җиңел эш түгел. Көне буе эштә, кайбер-ләренең әле сменалы эш, кичен – репетиция. Һәрберебезнең гаиләсе бар. Ирләргә, бәлки, җиңелрәктер дә. Ә менә хатын-кызларга... Ашарга пешерергә, балаларны карарга, өйдәге эшләрне башкарырга...  Барыбызның да ирләре яхшы. Шуңа сөенәбез. Минем, мәсәлән, чемоданны әзерләп куеп, өч баламны кочаклап ишек төбендә иремне көтеп утырган, ул кайтып керү белән балаларны аңа тоттырып чыгып йөгергән вакытларны онытасым юк. Ә төн урталарында кайтулар турында әйтеп тә тормыйм. Бервакыт автобус буранда батып калып иртәнге дүрттә кайттык.

Спектакль куяр алдыннан гына, я сәхнәдә вакытта да, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Арча станциясендә, бугай, “Галиябану”ны уйныйбыз. Исмәгыйльнең Хәлилгә аткан вакытына җиттек. Пистолеттагы пистон атмый гына бит. Исмәгыйльне уйнаучы егетебез бермәл югалып калды, аннан пистолетын тотып атты да, Хәлилне бәреп егып “буарга” тотынды. Алар икесе көлмичә ничек уйнап чыкканнардыр, без сәхнә артында егылдык. Тамашачы шулай үзгәрткәннәр дип уйлады булса кирәк, гөрләтеп кул чапты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Саный китсәк, кызыклы очраклар аз булмады. Коллектив бергә җыелып, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Шундый вакытларда күңелле мизгелләрне (дөрес, хәзер көлке тоелгач та вакытында утырып елыйсылар килә иде) искә төшереп көлешеп алабыз.

Ел да бу сезонны тәмамласам, башка бармыйм, дим. Әмма икенче сезонны башлар вакыт җиткәч фикер үзгәрә. Беренчедән, 35 ел дәвамында сәхнәдә уйнап театр җене кагылган инде. Икенчедән, шуның кадәр көч белән тупланган, еллар дәвамында таратмыйча алып барган коллективны таркатасы килми. Күңел бармый. Эчтә нәрсәдер “тукта”, ди. Аннан тамашачы безнең спектакльне көтә. Берсен куюга икенчесе кайчан була инде, дип сорый башлый. Мин язганга карап үземнең генә фикерләр түгел бу, шулай ук озак еллар театрда уйнаган барлык үзешчән артистларныкы.   

Хәзер театрның үз тамашачысы бар. Арча халкы бик таләпчән. Аңа ошыйбыз, зал тутырып киләләр, гөрләтеп кул чабалар икән – димәк, юкка түгел. Бер танышым:  “Тамашачы өчкә бүленә. Беренчесе рәхәтләнеп ял итәм, икенчесе нинди генә гаеп табыйм икән, өченчесе минуслары булса әйтеп ярдәм итим, дип килә”, – дия иде. Безнең арчалар рәхәтләнеп ял итә, соңыннан урамда очраганда да туктатып мактап, рәхмәтен әйтеп китә. Яраталар “Җидегән чишмә”не Арчада. Безнең шуңа күңел була. Тик әлегә кадәр театрны тартып килгән өлкән артистлар олыгая, яшьләр килергә бик атлыгып тормый.

...35 еллык тарихы булган театр районның горурлыгы булырга тиеш инде, югыйсә... Әмма, аның язмышы бүген кыл өстендә. Өлкән буын китсә, ул кыл шартлап өзеләчәк. Ә аны өзмәс өчен ныклы тыл кирәк. Кызганыч, бүгенгә аның белән мактанып булмый. 40 еллык юбилейны да билгеләп үтәсе килә иде дә...  Шулай да, боз кузгалыр әле, дигән кечкенә генә булса да өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X