Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Юбилейга иң зур бүләк – Салаваттан

    Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аңа иң зур бүләкне оныгы Салават ясады – 1 февраль көнне Әминә апаның оныкчыгы Кәрим туды

    Шул ук көнне юбилярга район башлыгы Илшат Нуриев шалтыратты һәм гомер бәйрәме белән котлады. “Мине шулай олылавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде Әминә апа. Бу мизгелдә аның күзләрен, йөзен шатлыклы елмаю бизи иде. 

    Кешегә кайвакыт бер җылы сүз җитә, бөтен кайгы-хәсрәтләре юкка чыккандай була. Тик өлкәннәр кичергәннәр алай гына онытылырлыкмы соң?! Кичә ни эшләгәннәрен хәтерли алмасалар да, үткәннәре турында алар бүгенгедәй сөйләп бирә ала. Чөнки күргәннәре үзәкләренә үткән. Әминә апа башыннан кичергәннәре... Ничекләр итеп йөрәкләре түзгән икән аның?

    – Сугыш башланганда 4 сыйныфны тәмамлаган идем. Гаиләдә биш бала. Безне калдырып әнине окоп казырга җибәрделәр. Әтине сугышка чакырып язу килде. Аны озатырга өлгерде әни. Балаларым ялгыз, ни язса, шуны күрербез, дип качып кайтып киткән. Ходай рәхмәте, тавыш-тынсыз үтте, – дип искә ала Әминә апа. – Мин 12 яшьтән яследә балалар карый башладым. Иртән өчтә торып китә идем. 14 яшьтән колхоз эшенә чыктым. Кар астыннан җир күренә башлауга тездән пычракка батып өшегән бәрәңге җыюлар, җир китмәнләүләр, күтәрә алмагач тәгәрәтеп ашлык тутырылган капчык ташулар... Барын да кичердек. Эшләгәнгә бәрәңге бирәләр иде. Зуррак бәрәңге булса, башын кисеп алып калалар. Кая инде ул зур гаиләне туйдырырга җитсен. Яз җитүгә сөенәбез, чөнки кычыткан, ат кузгалагы, аннан бәрәңге буразнасында алабута чыга. Ат кузгалагы орлыгыннан әни аш пешерә, тәмле була, тик коры, тамакка тыгыла иде.

    Балалар бәхетенә әтиләре фронттан исән-сау кайта. Өч тапкыр яраланганнан соң. Анда да эш армиясенә алып китмәкче булалар үзен. Тик үзебезгә дә эшләргә кеше кирәк, дип алып кала колхоз рәисе. Чөнки бик тырыш кеше була ул. Инде җиткән кыз Әминәне апасы белән алмаш-тилмәш урман кисәргә йөртә башлыйлар. Шунда аны кодачасы Печмәнтау авылыннан бер тапкыр да күрмәгән Габделнур исемле егеткә кияүгә чыгарга димли.

    – Мин Кышкарда яшим. Яңа Ашытта урман кисәбез. Кодача бер тапкыр шунда алып килде егетне. Аңа кадәр күргән-белгән кешем түгел иде. Урманнан туеп кияүгә чыгарга ризалык бирдем инде мин, – диде Әминә апа. – Мин килгәндә Габделнур Яңа Кенәрдә ат җигеп эшли иде. Аннан колхозга кайтты. Мин гаиләдә сигезенче кеше булдым. Кияүгә чыкканда әти-әни: “Үзең яхшы булсаң, киявең дә әйбәт булыр. Кайтып-китеп йөрүне оныт”, – диделәр. Төрле чаклар булды. Түздек. Азрак йотарга да кирәк. Миннән калып 20 ел яшисең әле син, дигән иде ирем. 23нче ел китте инде.

    Шушы вакыт эчендә ана ике улы үлемен дә кичерә. “Беренче улым – Илнурыма – 46, икенче улыма 56 яшь кенә иде әле. Суга төшкәндәй юк булдылар. Аллага шөкер, кызым Мәдинәм, минем юанычым исән-сау, дүрт баласы бар. Ул да бик күп хәсрәт кичерде. Ире, ике кияве вафат булды. Аз гына вакыт эчендә күпме якын кешебезне югалттык. Ничек боларга түзәргә кирәк? Уч төбе кадәр генә йөрәк бит ул”, – ди Әминә апа өзгәләнеп.

    Бүгенге көне бик бәхетле ананың. Илнурының хатыны – килене Рәхилә, оныклары Илсинә, Илнар белән яши. Бик кадерле әни, оныкларына әби, килененә кайнана. Рәхилә белән 32 ел бергә яшиләр.

    – Бер сүзгә килгән юк, – ди Әминә апа. – Элек бик сабыр идем мин. Икенче улымны җирләгәннән соң бераз үзгәрдем. Киленемә кайчак авыррак сүз ычкындырсам, йөрәк әрни башлый, ачуланма инде, мин түгел, йөрәк сыкрый, дим. Мине аңлый ул. 

    – Киленебезгә зур рәхмәт, – ди Мәдинә. – Әни Рәхилә яныннан китеп, безгә менми дә. Югыйсә, мин дә берүзем. Дару биргәндә дә минем кулдан алмый, Рәхилә керсен, ди.

    – Киленебез аш-суга да бик оста, барлык туганнарга да якты чырайлы. Кайчан килеп кермә, табыны әзер була аның. Үз йортыбызга кайткан кебек булабыз, – диде туганы Рәзинә Тимергалиева.

    Үз кызыдай якын күргән килене булу белән дә бәхетле Әминә апа. Йөрәге җәрәхәтен шушы якын кешеләренең яхшы мөнәсәбәте баса. Димәк, әле ул кирәк һәм бик кадерле.    

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: