erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югалган баланы әле дә таба алмыйлар

Кунакка килгән җиреннән юкка чыга.

Югалган баланы 1 атна эзлиләр. Ул көнне Түбән Ташбукан авылында (әти-әниләре белән картәтисенә кунакка килгән җирдән) малай өйдән чыгып югала. Баланың әти-әнисе, баланың югалуын күреп, аны эзли башлый, соңыннан хокук саклау органнарына хәбәр итәләр. “Кече яшьтәгене үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ирекле ярдәмчеләр исә эзләүләрдә катнашкан кешеләрнең көннән-көн азаюын билгели.   “Мөгаен, күпләр малайны табуга өмет барлыгына ышанмый. Чыннан да бу вакыйганың бәхетле тәмамлануына ышаныч көн саен кими бара. Беренче көннәрдә күп кешеләр җыелган штаб бушап һәм тынып калды.  Шулай да эзләүдә катнашучылар бар әле”, – дип язалар “Лиза Алерт Башкортостан” төркеменең рәсми төркемендә эзтабарлар.   Әлеге вакытта эзләү шартлары начараю сәбәпле, Рөстәмне бары тик тәҗрибәле эзтабарлар гына эзли.   Малайның билгеләре: карап торышка 6-7 яшь, буе 116 см, уртача гәүдәле, күзләре коңгырт.   Рөстәм яшел төстәге куртка, кара яисә яшел трико, кара свитер, ак футболка, яшел резин итекләр, помпонлы кызыл шапка, яшел учлы төзелеш перчаткалары киеп чыгып киткән.   “Рөстәм хакында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрне  Гафури районының полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Телефон номерлары: 8-927-94-93-155, 8-987-03-91-994, 02, 020, 002”, – диләр полициядә.   Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29034

Автор : Әлфия Шакирҗанова Чыганак: bashinform.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X