erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югалтулар ачысы

Сүзләребез дога булып барып ирешсен.

Кемдер килә җиргә, кемдер китә, Ходай безне шулай яраткан...”, - дип җырлый Зөфәр Билалов. Китүчеләр күп булды 2021 елда, ай күп! 2020 елда коронавирустан китсәләр, 2021 елда ковидны җиңгәннән соң да, организмда килеп чыккан тайпылышлар нәтиҗәсендә гомерләре өзелгән милләттәшләребез аеруча да күп булды.

Язучылар
2021 елның беренче көнендә үк без язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарны югалттык.
17 февральдә, язучы, шагыйрь, галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булды.
4 мартта җәмәгать эшлеклесе, язучы Зәки Зәйнуллинның үлүе хакында билгеле булды.
Августта икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, икътисадчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, танылган бакчачы,Фарсель Зыятдинов арабыздан китте.
Җәйнең соңгы аенда танылган татар язучысы Нур Әхмәдиевның да вафаты хакында билгеле булды.
Сентябрь аенда, яман шештән Гәрәй Рәхим китеп барды.
Ай азагында балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Фәйзуллинаның вафаты хакында хәбәр килеп иреште.
Октябрь аенда элеккеге депутат, публицист, 85 яшьлек Фәндәс Сафиуллин вафат булды.
Октябрьдә тагын шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова да вафат булды. Үлем сәбәбе — коронавирус икәне мәгълүм.
Коронавирус йоктырганнан соң, ноябрь башында язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова арабыздан китте. Өч елдан аңа 70 туласы иде.

Артистлар, сәнгать әһелләре
Февраль азагында, Казан дәүләт аграр университетыны студентларын “Тургай” халык театрына җыйган, театрның режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Роберт Галиев көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Аңа бары 67 яшь иде.
13 мартта озак авырудан соң, Г. Камал театрының легендар артистларының берсе Нәҗибә Ихсанова дөнья куйды.
Апрельдә популяр җырлар авторы, композитор Рафаил Бакиров үлеп китте.
5 июльдә Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләловны соңгы юлга озаттык.
Июль аенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган музыкант Харис Нигъмәтҗанов вафат булды.
Август аенда танылган артист Рәшит Шамкай арабыздан китте.
9 ноябрьдә җырчы Нурисламның гомере өзелде.

Журналистлар
Быел журналистлар арасында да югалтулар аз булмады.
19 гыйнварда “Казан утлары” журналының элеккеге баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ ага Юнысов арабыздан китте.
17 апрельдә, көтмәгәндә “Акчарлак” газетасы журналисты Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафат булды.
Июльдә язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимованың гомере өзелде.
27 июльдә журналистика ветераны, Әлмирә апа Әдиятуллина вафат булды. Аңа 83 яшь иде.
Августта Татарстан телевидениесе ветераннарының берсе Тәлгать Сабитов вафат булды. Ул 1950 елда туган булган.
Октябрьдә озак еллар телевидениедә диктор булып эшләгән Олег Сафикановны җирләдек.
Коронавирусны җиңгәннән соң да, тромб барлыкка килү сәбәпле, 15 декабрьдә журналист Зимфира Гыйльметдинова мәңгелеккә китте.

Галимнәр
1 гыйнварда тарих фәннәре кандидаты, этнограф Наил Халиков вафат булды.
20 гыйнварда тагын бер тарихчыбыз Булат Солтанбәков арабыздан китте.
Февральдә фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны югалттык.
Апрельдә тагын бер тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат булды.
Атна-ун көннән Казан дәүләт университетында педагогика фәнен укыткан галим, педагог Камил Биктаһиров арабыздан китте.
Апрель азагында яман шештән профессор, тарихчы Надир Дәүләт дөнья куйды.
Майда педагог, музыка өлкәсендә белгеч Йолдыз Исәнбәт белән хушлаштык.
Октябрьдә КФУның филология фәннәре докторы, профессор Камил Галиуллин вафат булды.
Ноябрьдә татар телендә югары белем бирүне алга сөргән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов арабыздан китте.
Декабрьдә филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллинны соңгы юлга озаттык.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җитәкчеләр, табиблар
5 октябрь көнне Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры, Балык бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Хәйруллин мәңгелеккә күчте.
69 яшендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе, Рафаил Дәүлиев вафат булды.
Октябрьдә Балалар Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлеге мөдире, танылган балалар хирургы Яхъя Мостафин арабыздан китте.
Декабрьдә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-онкологы Вагыйз Фазылҗановны озаттык. Мәрхүмгә 66 яшь иде.

P.S. Исемлеккә кермичә, онытылып яисә без ишетми, белми калган танылган кешеләр дә бардыр. Якыннарын югалтканнарга Ходай сабырлыклар бирсен! Мәрхүмнәрнең рухлары шат, гүрләре якты булсын!

Лилия Локманова.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nib-ikhsanova-robert-galiev-khlim-ll-rshit-shamkay-yugaltular-achysy

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nib-ikhsanova-robert-galiev-khlim-ll-rshit-shamkay-yugaltular-achysy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X