erid:2VtzquqpS7d
Югары Атыда бүген ике йорт янып бетте
Арча яңалыклары

Югары Атыда бүген ике йорт янып бетте

Шундый көчле янды, берничек тә сүндереп булмады.

Бүген иртән Югары Атыда бик көчле янгын булды. Бер өйдән чыга ут. Иске электр чыбыгыннан дип фаразлыйлар. Өйдән тыш аның гаражы, лапасы да янып бетә. Аннан икенче йортка күчә. Янгын анысының өен тулысынча юкка чыгара.

- Бу урамда йортлар бик тыгыз урнашкан, - диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. -. Янгын сүндерү машинасы да 20 минут эчендә килеп җитте.Су белән бочкалар да күп иде. Кеше күп җыелды, ярдәмгә ашыкты.Шундый көчле янды, берничек тә сүндереп булмады. Гаиләләрнең берсе туганнарында яшәячәк. Икенче гаиләгә тору урыны эзләү артыннан йөрибез.

 

фото яндекс сайтыннан алынды


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев