erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югары Атыда иң яхшы капкачылары истәлегенә турнир узды

Бүген Югары Атыда Тәлгать Нуриев истәлегенә хоккей турниры узды.

Яңа ел каникулларында Югары Атыда узган ярышларның икенчесе бу. Беренчесе  фаҗигале төстә һәлак булган студент егет Айрат Әгъзам улы Гыйльфанов истәлегенә  аның әти-әниләре тарафыннан 6 гыйнварда оештырылган иде. Ул инде унынчы тапкыр үтте. Ул турнирда да,бүгенгесендә дә шушы төбәк авыллары  - Югары Аты, Орнашбаш, Утар Аты, Наласа командалары катнашты. 6 гыйнварда беренчелекне боз хуҗалары яулады, икече урында Утар Аты егетләре, бронза орнашбашларда, дүртенче урынны наласалар алды.

Бүгенге уеннарны моннан 20 ел элек юл фаҗигасендә һәлак булган Тәльгат Нуриевның уллары, туганнары уздырды.

1969 елгы Тәльгат Мансур улы үзе дә хоккей уенарга яраткан. Ул чорда район ярышларында алдынгы урыннарны яулап килгән авыл командасының алыштыргысыз капкачысы булган ул. Хәзер инде аның уллары Фирдүс белән Фәнил Югары Атының иң яхшы уенчылары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенге турнирда да боз хуҗалары беренчелекне бирмәде, икенче урында күршеләре - Утар Аты командасы. Ә менә бронза медальләрне бу юлы наласалар яулады, орнашбашлар дүртенче урында.

Ярышларны күңелле итеп алып барган Рәшит ага Шәйхетдинов әйткәнчә, иң мөһиме - яшьләрнең спортка тартылып сәламәт яшәү рәвеше алып баруы. Мондый ярышлар дәвамлы, илләребез тыныч,яңа еллар бәрәкәтле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X