Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Югары Пошалымнан борчулы хәбәр килде

    Халык үзе дә үз байлыгына битараф булмасын иде.

    Май аенда редакциягә Югары Пошалымнан борчулы хәбәр керде. “Бу ни хәл инде? Мелиораторлар буадагы суны җибәрә. Монда балык! Җәйгә керәбез, ә безне хәзер сусыз калдыралар. Язын түгел, көзен эшләргә кирәк ремонт эшләрен. Язын кар сулары җыелып кала”.

     Ул вакытта буадагы су тулысынча җибәрелмәде.

    Август башында Югары Пошалым буасы вакыйгасы тагын баш калкытты. Электрон челтәрләргә куелган видеода суы җибәрелгән әлеге буада халык, пычрак, ләм ерып, кул белән балык чүпли... Бу хәл Татарстан Республикасының Экология министрлыгына кадәр барып җиткән.

    Без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыштык. Иң элек район башкарма комитетының инфраструктара үсеше бүлегенең торак-коммуналь, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Илфат Рәхимов белән сөйләштек.  Югары Пошалым буасына барып кайттык.

    – Районда барысы 33 биялгән буа бар, – дип сөйләде Илфат Әгъзәмович. – Шуларның 21е авыл җирлекләре балансында, 5се федераль карамакта, калганнары шәхси хуҗалар җаваплылыгында. Иң зурысы – Көтек биясе. Соңгы вакытта Айван, Яңасала, Штерә бияләре төзәтелде. Халыктан ризасызлыклар ишетелмәде. Югары Пошалым буасы куркыныч хәлдә иде. Биялгән су китеп, тирә-юньгә зыян салу ихтималы бар иде. Соңгы елларда илдә  су басу очраклары ешаеп китте. Халыкка зыян килә. Ил җитәкчелеге биялгән сулыкларга игътибарны көчәйтте. Җимерелгәнне төзәткәнче, килгән зыянны каплаганчы гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу отышлырак. Югары Пошалым буасын ныклап төзекләндерү буенча дәүләт программасына кертү өчен зур тырышлык куелды. Авария хәлендәге корылманы ныклап төзекләндерү ТРның Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла. Югары Пошалым буасы икееллык дәүләт программасына кертелде, республика һәм федераль бюджеттан акча бүлеп бирелде.

    Югары Пошалым буасына без килгәндә тулы көчкә эш бара иде. Буаның суы тулысынча җибәрелгән. Гидротехник корылманы Балтачның “Мелиоратор” ширкәте ремонтлый. “КамАЗ”лар, бульдозер, төягечләр, слесарь, эшчеләр шунда.

    – Узган ел эшне башладык, торбаларны алмаштырдык, – диде прораб Ришат Гайнетдинов. – Унбиш көннән эшне тәмамлыйбыз. Күптәннән төзәтү күрмәгән буа бу. Буадагы суның күләмен автомат рәвештә көйләүче торбалар (диаметры 1200 см) урнаштырылды. Дамбаны ныгыттык. Иң астагы су җибәрә торган торбаның кранын алмаштырабыз һ.б.

    Заманында буалар басуларны сугару өчен эшләнде. Тора-бара аларның күбесен кулланмый башладылар.

    Югары Пошалымда яшәүчеләрне тыңлыйк. Бүген аларның фикере үзгәргәнме? “Мин авылны сусыз күз алдына китерә алмыйм, – дип сөйли Гөлгенә Гыйниятова. – Төзәтәләр икән – бик әйбәт. Бердән ул янгын куркынычсызлыгы өчен кирәк. Икенчедән халык мәш килеп шунда балык тота, су коена...” Шушы биядә балык тотарга яраткан Илсур Гарифуллин: “Элек бу буадан су сиптереп чөгендер үстерделәр, – дип искә ала. – Рәтләүләре әйбәт булды. Суы булса, балыгы булыр, балык тиз үрчи ул”. Гөлназ Галимҗанова: “Балыкларны саклап калу өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде. Биядә машина юсаң хәзер килеп җитәләр. Балыклар да табигать байлыгы түгелме соң?!”

    Буа Үрнәк авыл җирлеге карамагында. Җирлек башлыгы Илгиз Камалетдинов: “Суны җибәргәндә балыкларның күбесе су белән Көтек биясенә акты, – диде. – Су төбендә калганын халык җыйды...”

    ТР Экология министрлыгының Арчадагы төньяк идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов: “Югары Пошалым буасы ул махсус балык үрчетүче хуҗалык түгел, – дип аңлатты. – Ул басуларны сугару өчен эшләнгән гидротехник корылма. Аны ремонтлау дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Без сулыкларны контрольдә тотарга тырышабыз. Халык үзе дә үз байлыгына битараф булмасын иде”.

    Халык дигәннән... Безнең районда биянең суын җибәргәндә күл төбендә калган балыкны, чиләкләп җыеп, икенче сулыкка җибәргән авыллар бар. Балыгын җыйсыннар да ди, вагын әрәм итмәскә иде.

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: