erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юкка чыккан бәйрәмне ”эзләп тапканнар” (+фото)

Традициягә кертеп җибәрергә тырышачакбыз.

Түбән Аты авылында кышкы сабантуй гөрләп үткән. Бөтен авылны туплаган, истәлекләр белән бай искиткеч матур бәйрәм булган ул.

Моннан 15 еллар элек, «8 март» колхозы булган чорларда, ул ел саен нәкь 8 мартта үткәрелгән. Әмма күмәк хуҗалык белән бергә бу бәйрәм дә юкка чыккан.

Быел ТүбәнАты һәм Урта Аты авыллары яшьләре элеккеге күркәм гадәтне яңадан кайтарырга планлаштыралар. Әйткән сүз, аткан ук. Яшьләр аны тормышка да ашыралар. Аларга бөтен авыл халкы ярдәмгә ашыга. Кемдер акчалата, икенчеләре әйберләтә булыша. Авыл җирлеге дә яшьләрнең бу уйларын хуплап каршы ала.

Нинди генә уеннар оештырмый Урта Аты һәм һәм Түбән Аты яшьләре. Чын Сабантуй инде. Милли һәм кул көрәше, өстәл теннисы, аркан тарту, чүлмәк вату, киез итекле футбол... Алып баручыларның шаян, дәртле сүзләре, халыкның дәррәү килеп, бердәм катнашулары, музыка, җыр-бию – бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Милли көрәшне оештыруда Арча район советы депутаты Ринат Алиев башлап йөрде. Ә иганәче буларак Нотфуллиннар гаиләсе күтәреп чыкты. Тәкәне дә баш батырга нәкь алар тапшырды, – диде авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова. – Бу бәйрәмне яңадан традициягә кертеп җибәрергә тырышачакбыз.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X