Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Юл кырыена төшеп киткән машинадагы пассажир үлгән

    Татарстанда урман юлыннан барганда машина юл кырыена төшеп киткән, пассажир һәлак булган.

    Агентлыкка мәгълүм булганча, фаҗига кичә көндезге сәгать уникенче яртылар тирәсендә Түбән Кама районының Дмитриевка авылы янында булган.

    Урман юлы буйлап мәйданга төшкәндә, 14нче модель «Лада» машинасын йөртүче 58 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм машина юл кырыена төшеп киткән.

    Машинада утырган 57 яшьлек пассажир юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Җәрәхәтләнгән машина йөртүчене Түбән Кама хастаханәсенә китергәннәр.

    Реклама

     

    Татар-информ

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: