Реклама
Арча яңалыклары
Юл һәлакәтендә 4 яшьлек сабыйның гомере өзелгән
Әнсенең кулында булган
Уфа-Оренбург трассасындагы һәлакәттә дүрт яшьлек баланың гомере өзелгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 16 август кичендә «ВАЗ-2115» шоферы исерек хәлдә руль артына утырып каршы як полосага чыккан һәм «Мерседес Бенц» белән бәрелешкән. Шуннан соң ул «Датсун» автомобиленә чәкәлгән. Авыр җәрәхәтләр алган 59 яшьлек «ВАЗ-2115» шоферы Толбазы дәваханәсенә китерелгән. Шулай ук 61 яшьлек «Дастун» пассажиры да дәваханәгә салынган. Арткы пассажир утыргычында әнисенең кулында барган дүрт яшьлек кызчык кич белән реанимациядә үлгән.
Тулырак һәм фото: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/nisene-kulynda-bulgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев