Юл һәлакәтендә 6 айлык бала һәлак булган
Юл һәлакәтендә һәлак булган баланы махсус утыргыч та коткарып кала алмаган.
Кичщ Саба районының Килдебәк - Иске Икшермә юлы арасында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булган.
Авария нәтиҗәсендә 6 айлык баланың һәм хастаханәгә илткәндә аның әтисенең гомере өзелгән. Әнисе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Әмма соңгы килеп ирешкән хәбәрләр буенча, "Лада" автомобиленең ике пассажиры да - баланың әнисе һәм әбисе хастаханәдә вафат булганнар.
Туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.
Т
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев