erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юл һәлакәтеннән соң икенче кешенең дә гомере өзелде

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

27 майда "Кичә кич Биектау районында булган юл фаҗигасенең аянычлы нәтиҗәләре билгеле", дип язылды безнең сайтта.

Коркачык янында булган ике машина бәрелешендәге авария нәтиҗәсендә Датсун машинасы йөртүчесе(1973 елгы ир-ат) шунда ук вафат була. Зыян күргән калган 5 кешене Казан хастаханәләренә илтәләр. Араларында ике бала да бар

Хастаханагә озатылган 5 кешенең тагын берсе вафат булды. Ул -- Айван авылында гомер иткән Зөлфия Яхина. Бүген җирләделәр. Тумышы белән Әтнә районы Күлле Кими авылыннан. Озатырга кеше бик күп килгән. Коркачыкта яшәгән кодачалары ( абыйсы Зөфәр ягыннан) кунакка чакырган булган. Хайван суйдык, итен, эчәгесен алып китәрсең, сөйләшеп утырырбыз, дип дәшәләр. Зөлфия электричка поезды белән Коркачыкка бара. Кичен, сәгать 7ләрдә машинага төялешеп, Биектауга велосипед алырга чыгып китә болар. Машинада ике бала (8, 6 яшьлекләр), Зөлфия, ирле--хатынлы кода-кодачалар. 2 км.лап баргач, борылышта узып китәргә каршыга чыккан машина белән бәрелешәләр. Озак тормый руль артындагы кода үлә. Зөлфия хастаханәдә җан бирә. Эчке органнары каты зыян күргән була. Мәдәният өлкәсендә (китапханә) эшләгән, сәхнәләрдән төшмичә җырлап йөргән сәхнә йолдызы бүген юк инде... 45 ел мәднияткә хезмәт иткән ветеранга 67 яшь. Сөбханалла, кызлар кебек иде әле. 

Гомере буе мәдәниятка хезмәт иткән, Айван мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Гөлзилә апа Миңнуллина:

-- Бик матур җырлый иде, -- дип сөйләде. -- Концертларда, бәйгеләрдә уң кулым булды... Лауреат исемнәре алды. "Ачы тау" җырын яратып җырлар иде...

Бу җырны ни өчен яратты икән Зөлфия? "Ачы тау" җыры сүзләрен искә төшерик.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ачы тауда көтеп алдым
Сызлып таңнар атканын
Күңел жырлый, сайрый тургай
Талмасын канатлары.

Көмеш чишмә чылтырыйдыр
Чакма таш асларында.
Бер йотым су җитәр иде
Сагынган чакларымда.

Йөгерәм дә менеп китәм
Ачы тау башларына.
Истәлеккә язасым бар
Шул тауның ташларына.

Исән чакта язасым бар
Мәңгелек ташларына
Ачы тау ташларына.

Зөлфиянең күңел дөньясы шушы кебек... Парсыз калды. Улы үлеп китте... Барысы да бер башка бит. Әмма сиздермәде, шат күңелле булды. Улы, кызы исән-сау. Балаларына һәм оныкларына куанып яши иде. Туганнары, дуслары күп.

Балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Зөлфиядән башка сабантуйлары ничек үтәр инде! Ул җырлап кына калмый, төрле уеннарда да катнашыр иде. Якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X