erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар

Исерек машина йөртүчене күрсәгез, хәбәр итегез.

Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Утырышны ТРның Премьер-Министры урынбасары–Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Утырышта 2020 елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре һәм 2021 елга планнар турында сөйләшенде.

Видеорежимда үткән утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин катнашты. Узган елга нәтиҗәләр ясалды. Шамил Гафаров Татарстанда транспорт-юл хәрәкәте очраклары һәм юл һәлакәтендә үлүчеләр саны азая баруы турында әйтеп үтте. Соңгы 8 елда юл-транспорт вакыйгаларының азая бару күренеше күзәтелә. ТРның вице-премьеры: “Әмма эшне тагын да яхшыртырга кирәк”, –  дип сүзне республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Гадрахмановка бирде. Полиция полковнигы Ленар Габдрахманов узган ел Татарстанда 4017 юл-транспорт вакыйгасы булганын (2019 ел белән чагыштырганда 11,2 процентка кимрәк) һәм 331 кешенең һәлак булуын (10,3 процентка азрак) әйтеп үтте. Республиканың кайбер районнарында һәлакәтләрнең һәм кеше үлемнәренең артуы күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрнең һәр дүртенчесе машина йөртүченең спиртлы эчемлек кулланган булуы аркасында һәлак булган. Полиция полковнигы Ленар Габдрахманов юл-транспорт вакыйгаларының һәр икенчесе кышкы чорда юлларның тиешле дәрәҗәдә каралмавы аркасында килеп чыгуын асссызыклап үтте. Быел гына да кышкы чорда юлны карау кагыйдәләре үтәлмәве нәтиҗәсендә 99 эш кузгатылган.

ТРның юл һәм транспорт хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юл оешмаларында 16 октябрьдән җаваплы кешеләрнең һәм кардан чистарту техникасының тәүлек әйләнәсе дежур торганын әйтте. Моннан тыш кураторлар юллар торышын тикшереп тора. Вице-премьер Шамил Гафаров подрядчылар белән юлларны карау буенча килешү төзү сроклары белән дә кызыксынды. Барлык килешүләр дә төзелгән үзе, әмма декабрь ахырында төзелгәннәре дә бар. “Килешүләр октябрьдә төзелергә тиеш”, – дип басым ясап әйтте министр. “Менә шулай шул, – дип куәтләп алды вице-премьер Шамил Гафаров. – Декабрь азагында килешү төзегәннәр ничек урамнарны чистарттылар икән?”

Алга таба юл төзелеше, М12 трассасын төзү,  юлларны төзекләндерү һ.б.  мәсьәләләр күтәрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын яктырту буенча чыгыш ясады. Вице-премьер Шамил Гафаров журналистлар хезмәтенә рәхмәт әйтте. Узган атнада республикада спиртлы эчемлек эчкән 264 кеше дәүләт инспекторлары тарафыннан тоткарланган. Бу бик зур сан, диде Шамил Гафаров. Салган баштан руль артына утыру ул кулга пистолет, корал тотып йөрүгә тиң. Аларны атна буе массакүләм коммуникацияләрдә күрсәтергә кирәк”.

    Соңыннан районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча җитди сөйләшү булды. 2020 елда районда машина йөртүчесе исерек хәлдә булган 6 юл-транспорт вакыйгасы булды, – дип сөйләде ЮХИДИ район бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – 2 кеше үлде. 12 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, икесе балалар”. Ришат Хуҗин район халкына мөрәҗәгать итә: “Әгәр дә сез исерек машина йөртүчене күрсәгез, полициянең дежур бүлегенә – 8(84366)3-12-02, ЮХИДИ бүлекчәсенә – 884366)3-17-02 һәм 8(84366)3-13-02 шалтыратыгыз. Теlegram каналы администраторларына @GIBDDArskBot (аноним бот) языгыз”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X