erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлбарыслар - нинди алар? (Юлбарыс елында туучылар турында)

2021 ел да капкабыздан чыгып китәргә ашыга... Кайтмаска дип тагын бер елның китеп барышы... Хәер, елны тоткарлап калырга теләүчеләр юк бугай. Булса да, бик аздыр. Тизрәк: “Хуш, 2021 ел! Исәнме, 2022 ел!” дип кычкырасы килә. Әйтерсең лә, вакыйгалар кеше уйлап тапкан календарьга бәйле. Ничек кенә булмасын, күңел гел яхшыны көтә, могҗиза өмет итә бит әле ул. (Шәһри Казан, Дания Нәгыйм)

Борынгылар, күзәтүләреннән чыгып, елларга хайван исемнәрен биргәннәр. Әлеге гадәт безнең көннәргә кадәр сакланып килгән. Киләсе ел – Юлбарыс елы. Аның елында Иосиф Сталин, Мэрилин Монро, Виктор Цой, Леонардо Ди Каприо, Григорий Лепс туган. Үзебезнекеләрдән Римма Ибраһимова, Ркаил Зәйдулла, әтиле-уллы Илдар һәм Искәндәр Хәйруллиннар, Асылъяр, Филүс Каһировлар да - Юлбарыс елы вәкилләре.
Бу исемлек, әлбәттә, озын. Шуларның берничәсе белән аралашып, үзләрендә юлбарыс сыйфатларын күрәләрме, Яңа елны кайда каршыларга уйлыйлар, киләсе елдан ниләр көтәләр икәнен белештек.

Фәнис Кәлимуллин, Г.Кариев театры артисты:
– Мин ел буенча – Юлбарыс, ай буенча – Арыслан. Юлбарыс ул – алдынгы, үзенә игътибар җәлеп итә торган хайван. Әлеге сыйфатлар миндә әзме-күпме бар диеп уйлыйм. Юлбарыс – ерткыч, усал, әмма мин андый түгел. Ул мәчесыманнар семьялыгына керә, шул яктан караганда шулкадәр тынычмын. “Мин арыслан һәм юлбарыс” дигәч, берәү: “Син карап торышка нәкъ песи инде”, – дип көлдергән иде. Бик тыныч булсам да, чыгырдан чыгарсалар, бәйдән ычкынырга мөмкинмен.

2021 ел безнең өчен зур югалту елы булды – арабыздан әниебез китеп барды. Шуңа күрә авыр ел булып хәтердә калачак. Киләсе елдан тынычлык, сәламәтлек көтәбез. Тауларны күчерәчәкмен, әйләндереп салачакмын дигән гаять зур планнар юк, булганының рәхәтен күреп яшәргә язсын иде. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Өйдә каршы алырга җыенабыз.

Айгөл Бариева, җырчы:
 – Юлбарыс елында, Арыслан йолдызлыгында туганмын. Шуңа күрә юлбарыс белән охшашлык аеруча сизелә. Юлбарыс ул – горур, затлы, беркемгә дә буйсынмый, ирекне ярата торган хайван. Аны башыннан гына сыйпарга кирәк. Йоннарын кирегә сыпырсаң, шундук кызып китә. Шул сыйфатлар миндә дә бар дип уйлыйм. Юлбарыс гаиләсе, балалары өчен ботарлап ташларга мөмкин. Астрологлар фикеренчә, шул елда туучылар гаилә җанлы була. Моны да үземә туры килә дип саныйм.
Яңа елдан һәрбер кеше кебек һәрвакыт яхшы хәбәрләр көтәм. Ул могҗизалар, шатлык-сөенечләр, бәхет, сәламәтлек белән тулы булсын. Йолдызнамә буенча нинди ел килсә дә, хәере белән килсен.
Яңа елда без бик сирәк кая да булса барабыз. Бер-ике тапкыр чит илдә, шулай ук авылга кайтып каршылаган бар. Күбесенчә, өйдә бәйрәм итәбез. Үз көемә йөрергә, үземчә әзерләнергә, кунаклар кабул итәргә яратам.

Камил Кәримов, язучы-сатирик:
 – Юлбарыс бервакытта да беркемгә дә буйсынмаган, мөстәкыйльлеген югалтмаган. Ул кулга ияләшкән ерткыч түгел. Хәтта циркта да аның белән эшләү бик авыр. 40 ел матбугатта эшләвемә карамастан, мин дә мөстәкыйльлегемне саклап кала алдым дип уйлыйм. Үз теләгем белән редакциядән китүне үсеш дип саныйм. 2022 елда 40 еллык эш нәтиҗәсен күрергә телим. Шул еллар дәвамында тыгыз элемтәдә булган язучы, журналистларның миңа карата мөнәсәбәтләрен күзәтәсем килә. Моңа кадәр үземне читлектә кебек хис иттем. Эштән киткәч, туган авылым Шәлегә кайттым, юлбарыс кебек иреккә чыктым. Әле яңа гына яши башлаган күк хис итәм үземне. Урманнарыбыз ерып чыкмаслык куе, Мишә елгасы матур, сазлыклар, күлләр күп... Юлбарыска яшәр һәм иҗат итәр өчен монда бик зур мәйдан бар. Язасы әйберләр бик күп җыелды, шуларны язып өлгерәсе иде. Туган авылга кире кайтуны мин җиңелү дип санамыйм, чөнки бер бала-чага булып киттем һәм үсеп әйләнеп кайттым.
Мин шау-шулы бәйрәмнәрне, маскарадларны яратмыйм. Яңа ел ул – туганнар, гаилә белән җыелу мөмкинлеге. Иң рәхәте шул.
Киләсе елда пьесалар язасы килә, чөнки бер пьесамны сәхнәдә сынап карагач, драматург булу теләге уянды. Миңа алтын-көмеш кирәкми. Әгәр алар булса: “Кайчан үләр инде бу, алтын-көмешен бүләр идек”, – дип көтеп йөрүчеләр табылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләйсән Мәхмүтова, җырчы:
– Үземне юлбарыс итеп тоям, соңгы өч елда аеруча. Йөрешем әлеге ерткычныкы кебек – монысын төгәл әйтә алам. Кулым авыр, әмма аягым җиңел.
Юлбарыс елы минем ел булгач, яңа елдан күп әйбер: могҗизалар, яңалыклар, канатлану, үсеш көтәм. 2021 ел да минем өчен әйбәт булды үзе. Яңа елны кайда каршылаячагыбызны төгәл әйтә алмыйм, ничек килеп чыгасын белеп булмый, чөнки соңгы арада вакыйгалар кискен үзгәрә.

Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай), блогер:
– Мин Юлбарыс та, Арыслан да. Дөресен әйткәндә, йолдызнамәгә бик ышанмыйм. Кемнәргәдер ул мөһим, ә мин аңа әһәмият бирмим. Шуңа да карамастан, үземне юлбарыс һәм арыслан кебек хис итәм: бар нәрсәдә дә, шул исәптән, спорт ярышларында да гел беренче буласы килә. Үз-үзеңне артык мактый алмыйсың бит инде, шулай да ярдәмчел һәм тыныч кеше икәнлегемне әйтеп үтим әле.
Узып барган елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә проект эшләдек. 22 крестьян-фермерлык хуҗалыгы турында чыгарылышларымда сөйләдем.
Алдагы елга планнар зурдан. Аны үзем өчен сәламәтлек елы дип игълан иттем. Организмны кайгыртырга кирәк. Хәзер гаилә булгач, планнар күбрәк гаилә белән бәйле. Дөнья бүген кызыбыз Сәфинә тирәсендә әйләнә. Аерым максатлар бар инде, әлбәттә. Әмма хатыным Илүзә белән эшне тәмамлагач кына сөйләргә яратабыз. Киләсе елда бәхет-шатлыклар күп булыр дип ышанабыз.

Үземнән өстәп шуны гына әйтәсем килә: ел саен нинди дә булса хайван елы килә. Кайсысы гына килсә дә, кешелек сыйфатларын югалтмыйча яшәргә тырышасы иде.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yulbaryslar-nindi-alar-yulbarys-elynda-tuuchylar-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X